Гаражда куян аталар

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

Гаражда куян аталар

Безнең бабайлар ауга җәяүләп йөргәндә болай җырлаганнар:

Чыксаң иде сахраларга

Мылтык асып.

Бирсәң иде бер җанкайга

Куян атып...

Хәзерге яшьләрнең җанкайларына куян атып бирәселәре килә, әмма җәяү йөрергә иренәләр.

Узган шимбәдә Ашытбаш авылы кешеләренең (яше–карты өмә ясап зират чистарта) котын алып 5 кар чанасы килеп керә. Рульдәге ир затларының иңнәрендә мылтык, артларында кызлар утырган. Дөбер–шатыр килеп бер бичара куянны куа килгән икән болар. Куян мескен гаражга килеп керә, кешеләр коткарыр дип уйлагандыр инде. Хәсрәт аучының берсе биш тапкыр атып җанын ала моның.

Шура аучылык хуҗалыгы инспекторлары әлеге хәбәр буенча тикшерү үткәрәләр. Әлеге кар чаналары Арча шәһәреннән чыккан, шуннан Ашытбашка кадәр урман полосаларын, елгаларны айкап килгән болар. Ашытбаштан Шушмабашка, Ташкичү, Мәмсә, Яңа Кенәр басуларында куян аулыйлар.

Хәзерге вакытта әлеге җан коючыларның кем икәнлеге ачыклаганнар, тикшерү бара. Ачыклыйсы сораулар шактый: мондый варварларча ысул белән куян атып йөрү законны бозу гына түгел, кешелексезлек тә. Бер гөнаһсыз җанварларның канын коюның шаһиты булган кызлар нинди ләззәт алды икән?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International