Арчада киңәштеләр

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

Арчада киңәштеләр

Арчада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

Анда Россия Федерациясе  Спорт министрлыгының “Спорт резервын әзерләү федераль үзәге” оештыру–методик идарәсе җитәкчесе урынбасары Наталья Титова, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, министрның беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, министрлык- лар һәм ведомстволар, республиканың спорт федерацияләре вәкилләре, республика буенча барлык районнар һәм шәһәрләрдән яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, спорт мәктәпләре җитәкчеләре – барлыгы өч йөзгә якын кеше катнашты.

Арча педагогика көллияте актлар залында үткән коллегия утырышы Владимир Леонов чыгышы белән башланып китте. Министр Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә спорт резервын әзерләү турында әйтеп үтте.

– Спорт буенча без алдынгы урынны билибез. Бу сезнең һәм безнең уртак  хезмәтебез нәтиҗәсе. Ел дәвамында башкарган хезмәтегез өчен  рәхмәтемне белдерәм, – диде ул. – Татарстанның барлык спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр саныннан чыгып исәпләгәндә, спортчыларның 34,1 проценты төрле разрядка һәм исемгә ия. Бу спорт мәктәпләренең нәтиҗәле эшчәнлеген күрсәтүче сан. Татарстан Республикасының дәүләт яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт үсеше стратегиясе 2030 елга кадәр бу күрсәткечне 51 процентка күтәрүне күз алдында тота. Әлегә кадәр спорт төбәге дип йөртеләбез икән, киләчәктә дә шул дәрәҗәне төшермик. Безнең беренче бурыч – спорт төрләре буенча Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе  җыелма командалары составына керерлек югары квалификацияле спортчылар әзерләү.

Утырышта ел дәвамында башкарылган эшләр анализланды, спорт мәктәпләре, муниципаль, спорт федерацияләре дәрәҗәсендә спорт резервын әзерләүгә игътибар юнәлдерелде.

Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов Арчадагы спорт объектларында – Боз сарае һәм “Арча” спорт комплексында да булды, аларның эшчәнлеге белән кызыксынды, киңәшләрен бирде, тәкъдимнәр әйтте.

Районда соңгы елларда спортка игътибар арта. Спорт федерацияләре төзелеп, аларның күбесе нәтиҗәле эшләп килә. Төрле спорт төрләре буенча уңышларыбыз да бар. Авылларда да спорт мәйданчыклары арта, төрле ярышлар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International