Районның контроль–санау палатасы Яңа Кишет һәм Наласа авыл җирлекләрендәге мәгариф учреждениеләрендә финанс–хуҗалык эшчәнлеген тикшергән иде. 19 декабрьдә муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашында әлеге тикшерү нәтиҗәләре буенча утырыш үткәрелде. Анда район финанс–бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлев, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, район профсоюз оешмаларының координация советы рәисе Вакыйф Харисов, районның контроль–санау палатасы рәисе Надия Сафиуллина, Яңа Кишет һәм Наласа авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Тикшерү үткәрелгән учреждениеләрнең балаларны ашату, эш вакытын исәпләү буенча табельне тутыру, учреждениеләр хезмәткәрләренең шәхси эшләрен һәм хезмәт кенәгәләрен алып бару буенча эшчәнлеге җентекләп анализланды. Учреждениеләр җитәкчеләренә эшчәнлекне яхшырту буенча киңәшләр бирелде.
Районның контроль–санау палатасының контроль чаралар йомгаклары буенча хисабы белән тулырак районның рәсми сайтында танышырга мөмкин.