Үзебез өчен

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

Үзебез өчен

Июнь аенда, банкта чират торып, үзара салым акчасы түләдек. Шунда: “Түләмәсәң, штраф салачаклар!” – дип көлешеп тордылар. Моңа күпләр ышанмады. Әмма референдумда кабул ителгән карарны үтәргә кирәк.

Референдумнарның үзара салым җыю һәм аны нинди эшкә тоту турындагы карарларын тормышка ашыру буенча башкарылган эшләр күз алдыбыз- да. Халык моны үзе дә белә. Җитәкчеләр нәрсә эшләнгәне хакында хисап тота. Авыл юлларына таш җәелә, урамнарда яктырткычлар алыштырыла, зират коймалары тотыла, чишмәләр карала – боларның күбесе үзара салым акчасына эшләнә. Татарстан Республикасы бюджетыннан урыннарда җыелган 1 сум үзара салым акчасына 4 сумны өстәп түләү – җирле халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту максатыннан эшләнгән программа. Бу программаның әһәмиятен аңлаучылар үзара салым акчасын 1000әр сумга кадәр җыйдылар. Дәүләт, бирәм, дип торганда файдаланып калырга кирәклеген күпләр төшенде.

Узган атнада Арча муниципаль районы административ комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышны аның рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин алып барды. Иске Чүриле авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләрнең 2016 елда үзара салым түләмәүчеләре утырышка чакырылды.

– Алга таба да һәр авыл җирлеге, Арча шәһәре буенча 2016 елда үзара салым түләмәүчеләр утырышка чакырылачак, –  диде комиссиянең баш белгече Айнур Таһиров. – Утырышка килмәүчеләр административ җаваплылыктан азат була алмый. Аларга шулай ук штраф салына.

Үзара салымны түләмәгән бер ир белән хатын: “Онытканбыз”, – диделәр. Гаиләдә 18 яше тулган 4 кеше. Үзара салымны һәркайсы 200 сум түләргә тиеш булган. Административ комиссия Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодесының 2.6 маддәсе нигезендә әлеге гаиләнең һәр кешесенә җирле үзидарә органнарының муниципаль хокуклар актларын үтәмәгәннәре өчен 1әр мең сум штраф салды. Бу кодекста каралган штрафның иң азы, ә иң күбе – 2500 сум.

– Комиссия карары белән риза булмасагыз, 10 көн эчендә судка мөрәҗәгать итә аласыз, – диде баш белгеч Айнур Таһиров.

Судка мөрәҗәгать итмәгән очракта комиссия карары 10 көннән соң көченә керә. Административ хокук бозучы 60 көн эчендә штрафны түләргә тиеш. Әгәр дә 60 көн эчендә штраф түләнми икән, ул вакытта карар суд приставларына җибәрелә. Суд приставлары штрафны эзләп алырга мәҗбүр була. Шул ук вакытта районның административ комиссиясе хокук бозучыны  кабат чакыртып ала һәм аңа вакытында штрафны түләмәгәне өчен яңа беркетмә төзи һәм эш җәмәгать судына китә. Җәмәгать суды башта салынган административ штрафны икеләтә арттырып билгели яки административ хокук бозучыны 15 тәүлеккә арестка ала.

– Түләнгән штрафлар һәр авыл җирлегенең үзенә кайта, – диде баш белгеч.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International