Хөрмәтле кешеләр

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

Хөрмәтле кешеләр

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 19 декабрьдә Арча шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сәлмән Мәүлетовны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Йөртә безне язмышлар дигәндәй, Сәлмән абый Омск өлкәсендә туган. 7 сыйныф тәмамлагач Семипалатинск авыл хуҗалыгы техникумында укый, агроном белгечлеге ала. Аннан соң укуын Казан авыл хуҗалыгы институтында дәвам итә.

1943 елның ноябрендә фронтка җибәрелә. Байкал арты хәрби  чик буе округында, морзе телефонисты була. 1945 елда японнарга каршы сугышларда катнаша.

1953 елда Арчага кайтып агроном булып эшли башлый. 1955 елда Свердлов исемендәге колхозга (Өчиле) җибәрелә. 1956 елдан 1986 елга кадәр Арча МТСында агроном–инспектор. 1986 елда пенсиягә чыкканнан соң да эшләвен дәвам итә, үсемлекләрне саклау станциясендә эшли. 45 ел эш стажы бар.

Сәлмән абыйның хатыны Диләрә апа да шәһәребездә билгеле шәхес. Ул Казанбаш, озак еллар Арчаның 2нче номерлы мәктәпләрендә укытучы булып эшләде. Аны тирән белемле, яхшы әзерлекле мөгаллимә иде, дип искә алалар.

Диләрә апа соңгы елларда Арча мәдрәсәсендә дин дәресләре укытты. Аның дини шәкертләре дә күп, алар аны бик хөрмәт итәләр.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International