20 нче декабрь көнне Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.А. Зарипова Арча районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү учрежденияләре эше белән танышты. Психоневрологик интернат, картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә булып, алардагы яшәү шартларына һәм социаль-тернәкләндерү хезмәтлэренең сыйфатына аеруча әһәмият бирде.
Министр шулай ук барлык социаль учрежденияләрдә яшәүчеләрне һәм андагы хезмәткәрләрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады.