Бергә гомер-гомергә

2016 елның 23 декабре, җомга

Бергә гомер-гомергә

Гаиләләрне ничек сакларга? Аның юллары күп төрле. Ә менә берсе – матур гаиләләрне без күрсәтә һәм хөрмәтли дә белергә тиеш. Курса–Почмак китапханәсе мөдире Вәсилә Мотыйгуллина белән мәдәният йорты директоры Сәрия Фәсхиева бу серне яхшы белә һәм әле менә яңа гына дүрт гаиләне мәдәният йортына чакырып зурладылар. 25 ел гомер итүче гаиләләр алар. Аның атамасы – “Пар канатым син, иркәм!”.

Матур, тигез гомер иткән Зөлфия–Илсур Галиәкбәровлар, Мәдинә–Фәнис Хаҗиевлар, Нурзилә–Фидәрис Сабирҗановлар, Зөһрә–Шамил Гыйззәтуллиннар гаиләләре белән оештырылган кичәгә халык күп җыелды. Илсур Галиәкбәров үзе “Ак барс” агрокомплексы”нда тимерче булып эшли. Хатыны Зөлфия мәктәптә техник хезмәткәр. 2 бала тәрбияләп үстерәләр. Соңыннан Зөлфиянең үзе белән сөйләштек. Менә нәрсәләр сөйләде ул:

– Улыбыз Зөфәр югары белем алды да армиягә китте. Хәзер армиядә хезмәт итә. Кызыбыз Илсөя югары белем алып, Казанда тәрбияче булып эшли. Бик матур кичә булды. Рәхмәт оештыручыларга. Илсур белән парлап җырладык та әле. Кайнанам Мәскүрә язган шигырьне сөйләдем. Күптән түгел 50 ел гомер иткән Мәрзыя апа һәм авылның имам хатыйбы Ибраһим абый Исмәгыйлевларның “50 ел бергә гомер-гомергә” дигән юбилеен билгеләп үттеләр. Шулай ук бик әйбәт кичә булды.

Фәнис Хаҗиев хатыны Мәдинә белән халыктан сөт җыя. 2 малай үстерәләр.

Фидәрис Сабирҗанов авылда газ операторы, хатыны Нурзилә Курса–Почмак мәктәбе директоры. Ике балалары бар.

Иске Муй авылыннан ике бала әнисе Зөһрә белән Шамил Гыйззәтуллиннар күпләп терлек тоталар.

Кичә яшьлек елларын искә төшереп, фольклор күренеш белән башланып китте. “Наза”, “Гөлбану”, “Капкалы” уеннары тамашачы күңеленә бик хуш килде. Экраннан тормыштан алынган истәлекле сүрәтләр күрсәтелеп барыла.

Юбилярларны котларга балалары, күршеләре, туганнары, якыннары килгән иде. Дулкынландыргыч һәм күңелле мизгелләр булды ул. Үрнәк гаиләләрне “Ак барс” агрокомплексы” җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов, Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина котлады һәм аларга истәлек- ле бүләкләр тапшырды.

Гаиләләребезгә тигез, матур тормыш телик.

Энҗе Сөләйманова,

Курса-Почмак авылы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International