Кар бабайда беренче кунаклар

2016 елның 23 декабре, җомга

Кар бабайда беренче кунаклар

Яңа ел әкияти тылсымга ия булган бәйрәм кебек, аннан нинди дә булса могҗиза көтәбез.

Балалар бигрәк тә. Ә ата–аналар өчен аларны сөендерү үзе бер бәхет. Менә шушы могҗиза көтүче сабыйлар, бәхет эзләүче әти–әниләрне кунакка чакыра да инде Арча Кар бабае патшалыгындагы татАрча Кар бабае белән татАрча Кар кызы.

20 декабрьдә алар беренче кунакларын кабул итәргә өлгерде дә инде. Бу көнне биредә имин булмаган гаиләләрдә яшәүче балалар булып китте. Капка төбендә үк аларны чын Юлбарыс, Куян, Үгез һәм 2017 ел символы Әтәч каршы алды. Аннан Кар бабай белән Кар кызы янына сәяхәт башланып китте. Әйе, чын сәяхәт булды ул, чөнки яннарына барып җитү өчен зур юл үтәргә, башны да эшләтергә, аяк–кулларны да эшкә җигәргә туры килде.

Стадионга кергән юл өстендәге өйләрне күз алдына китерегез. Гадәти өйләр, шулаймы? Ә менә юк икән шул. Һәрберсе эчендә бер тылсым бар. Беренчесендә кунакларны Убырлы карчык каршы алды. Берсеннән–берсе матур, “тәмле” балаларны күреп, пешереп ашыйм хәзер, дип тирәләрендә бөтерелсә дә, барып чыкмады, балаларны яратып өлгерде Убырлы. Әле бергәләп автосеберкесенә атланып, очып та йөрделәр. Соңыннан дусларча саубуллаштылар.

Икенче йортта кунакларны кул остасы Марья көтеп тора иде. Әй яраттылар инде балалар үзен. Яныннан китмәделәр. Бергәләп кәгазьдән кар бөртеге ясадылар.

Чираттагы тукталыш – әйтергә дә куркыныч, Үлемсез Кощей йорты. Кермичә дә булмый, татАрча Кар бабае йорты ачкычы шунда яшеренгән. Керергә дә куркыныч, караңгылыктан Кощейның кабыргалары гына ялтырап тора. Тәвәккәлләп ишекне ачалар, көтмәгәндә пәйда булган Кощейны күреп чырыйлап кычкырып тагын ябып куялар. Ә–ә–ә, ни булып беткәнне беләсегез киләме? Үзегез барып карагыз.

Дүртенче йортта балалар Шүрәле белән очрашты. Әй, биеп тә карадылар инде. Идәннәр дер селкенеп торды.

Әнә шулай “кыенлыклар аша” үтеп, татАрча Кар бабае яшәгән йортка да барып җиттеләр. Ә анда, ә анда... Әйтми торыйм әле. Сер булып калсын. Килегез, күрегез, кызык була, белегез.

Соңыннан, уйнап, җырлап, биеп, күңел ачып туйгач, кызлар һәм малайлар кайнар чәй белән коймак ашадылар. Тәмлелеге... телеңне йотарлык. Бергә–бергә, аралашып, сөйләшеп, тәэсирләр белән уртаклашып чәй эчү үзе генә дә ни тора!

Моҗизалар, күңел ачулар моның белән генә дә тәмамланмады. Балаларга татАрча Кар бабае белән Кар кызы янында бик ошады. Соңыннан үзәк чыршы янында, әкият геройлары арасында фотосүрәткә дә төштеләр.

Дөрес, һәр нәрсәдән күңеллелек, ямь табу кешенең үзеннән дә тора. Әмма балаларга, өлкәннәрнең үзләренә дә кызык булып куярга мөмкин, бу чара, һичшиксез, ошаячак. Каникул көннәрендә әти–әниләрдән улларына, кызларына менә дигән бүләк, Яңа ел бүләге, Кар бабай күчтәнәче булачак ул.

Тагын шунысын әйтергә онытканмын – татАрча Кар бабае патшалыгы, үзәк чыршы тирәсе, чыршы үзе дә аеруча кичен искиткеч матур. Андагы утлардан хәтта күзләр камаша. Аны тел белән генә сөйләп бетереп булмый, үз күзең белән күрергә кирәк.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International