Волейбол – сәламәт яшәү рәвеше ул

2016 елның 23 декабре, җомга

Волейбол – сәламәт яшәү рәвеше ул

“Арча” спорт комплексында волейбол буенча “Арча КСМ”ы призына ир-атлар арасында Яңа ел турниры узды. Турнирда катнашкан 12 команданың берсе Биектау районыннан, калганнары үзебезнекеләр иде.

Ярышларда 18 яшьтән башлап, волейбол буенча ветераннарга кадәр катнаша, һәммәсе спортның әлеге төре буенча фанаты.

Арча районы буенча волейбол федерациясе рәисе Рафаэль Муллагалиев борчылып йөри, чөнки бүген биредә ул җитәкләгән оешма — “Арча КСМ”ы егетләре дә катнаша.

Рафаэль Әдһәм улы узган гасырның волейбол уеннары бик популяр булган елларында спорт белән тәрбияләнеп үскән егет. “Бу уеннар белән Арча районы республикада дан тота иде, — дип искә ала ул. — Волейбол уены осталары Габделхәй Фәйзрахманов, Валерий Христофоров, Мәүли Абдуллин районда бик күп яшьләргә волейболны яраттыра алды”.

Бүген дә бар андый фанатлар — Яңа Кенәрдән тренерлар Гүзәл һәм Тәлгать Абдуллиннарны, Арчадан Рәшит Сафинны атый спорт мәктәбе җитәкчелеге.

Рәшит Сафин яшьлегендә Валерий Христофоров мәктәбен узган спортчы, “Арча КСМы”нда производство мөдире булып эшләп йөргән көе Арча педагогика көллиятендә укып (спортны яратуы шуңа этәргән), “Арча” спорт комплексында хәзер үзе балаларны өйрәтә. “Мәктәбебезгә яңа тренер килде, Тимур Хәсәнов, — дип спорт сөючеләрнең шатлыгын уртаклашты ул. — Мин балаларны өйрәтәм дә, аңа тапшырам, ә ул җыелма командага әзерли”.

— Балалар үзләре теләп киләме соң, — дип сорыйм.

— Үзләре теләп килүчеләр дә бар, мәктәп укытучылары да булыша. Аеруча Арчаның 3нче мәктәбе, 5нче гимназия укытучыларын атар идем. Аларга соңгы вакытта Арчаның 2нче, Казанбаш, Урта Курса мәктәп- ләре дә кушылды.

Яшьләр, укучылар бик кызыксынып килә, ләкин тренерлар җитешми, югары белемле яшь тренерларның аз акчага эшлиселәре килми, — дип сүзгә кушыла спорт мәктәбе тренеры Венера Таджибаева. — Ләкин куанырлык уңышларыбыз бар, 2004 елгы кызлар, яшүсмерләр уңышлары белән сөендерә, быел республика күләмендә 1нче урын алдылар. Республикада элек- электән яхшы күрсәткечләре белән дан тоткан Кукмара, Алексеевск, Аксубай районнары арасында безнекеләр дә яхшы урыннарда бара.

Гомумән, быел Арча волейболчыларының уңышлары сөенерлек булган: республика ярышларында көзге айларда гына алар Балык Бистәсеннән 2 урын, ә ветераннар Биектау- да узган ярышлардан 1 урын яулап кайткан.

Спорт уеннары көч кенә түгел, көр күңел дә сорый. Кәефең күтәренке булмаса, көчең бетә. Спортчыларга турнирның ачылышында ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов уңышлар теләде. Расих Галимҗанов рух күтәренкелеге өстәп дәртле җырларын бүләк итте. Бүгенге ярышларда 1 урынны ветераннар командасы, 2 урынны Яңа Кенәр, 3 урынны “Арча КСМы” командалары яулады. Һәммәсенә диплом, медальләр, иганәче “КСМ” ширкәтенең бүләкләре, 1 урыннарга күчмә кубок тапшырылды.

“Волейболны теләгән һәркем уйный ала. Бары аның өчен махсус мәйданчык булдырып, туп алырга һәм тәртибен өйрәтергә генә кирәк”, — ди Рафаэль Әдһәм улы. Бүгенге ярышларның иганәчесе дә ул. “Рафаэль Әдһәм улы балаларны бик ярата, шуңа берни жәлләми. Уен өчен сораган җиһазларын алып бирә. Район хакимияте дә гел булышып тора, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов хәлләребезне белешергә, уеннарны күзәтергә еш килә. Мәктәп укучыларын, яшьләрне спорт мәктәбенә чакырып калабыз. Волейбол уйнау ул уен гына түгел. Сәламәт яшәү чарасы да. Чөнки уен барышындагы хәрәкәтләр гәүдәнең сыгылмалы булуына, буыннарга ярдәм итә”, — ди Рәшит Сафин.

Волейбол ярышлары биредә дәвам итәчәк әле. Гыйн-вар каникулларында район Беренчелеге ярышларына тирә-як районнарның да уенчылары киләчәк, ә Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан райондагы гүзәл затларыбыз “Арча КСМы” турнирында осталыкларын күрсәтәчәк.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International