Сандугач керде күңелгә...

2016 елның 23 декабре, җомга

Сандугач керде күңелгә...

Ул көнне мин җыр сәнгате дөньясына чумдым, моң дәрьясында йөздем. Талантлы яшьләрнең күп булуына сокландым. Татар эстрадасының киләчәге өчен сөендем.

Пафослы сүзләр генә дип кабул итмәгез. Чыннан да шулай. Арча педагогика көллиятендә булып үткән аерым җыр- чыларның “Сандугач” дип исемләнгән республика бәйгесеннән соң туган хисләр бу. Әлеге бәйге Татарстан Республикасының педагогик уку йортлары студентлары арасында талантларны барлау, студентларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрү, милли традицияләрне яңарту максатында үткәрелә. Узган ел ул Сара Садыйкова иҗатын үз эченә алган булса, быел мәшһүр җырчы Илһам Шакиров иҗатына багышланды.

Бәйгедә Арча, Минзәлә, Түбән Кама, Чаллы педагогика, Лениногорск музыкаль–сәнгать педагогика көллиятләреннән яшь җырчылар катнаш- ты. 25 кешенең 16сы Арча педагогика көллияте студентлары иде! Көллиятләрдә музыкаль белем алучылар (кече һәм өлкән төркем), башка белгечлекләр белән укучылар дәрәҗәле жюри – танылган җырчылар, сәнгать осталары каршында имтихан тотты. Яшь җырчылар башта Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар башкардылар, аннан татар эстрадасы җырлары яңгырады.

– Мин биш яшьтән җырлыйм, – диде Арча педагогика көллиятенең 1нче курс студенты, Мирҗәм егете Булат Лотфуллин. – Иң беренче балалар бакчасында “пип–пи–пип, пип–пи–пип, мин барам машинада” дип җырлаганымны әле дә хәтерлим. Бернинди музыкаль белемем юк. Дүрт ел дәвамында өйрәнермен дип уйлыйм.

– Булат, сиңа нинди җырлар күбрәк ошый?

– Хәзерге оранжировка белән элеккеге җыр-лар. Илһам Шакиров репертуарыннан “Керим әле урманнарга” җыр-ын нәкъ шулай башкардым. Эчке хисләр белән, бөтен күңелемне биреп җырладым. Шулай булганда гына чыгыш матур була. Минем өчен зур сәхнәгә менеп, дәрәҗәле җырчылар каршында чыгыш ясау үзе җиңү. Ә киләчәктә хыялым – җырчы булу.

– Ә мин мәктәптә чакта җырлый идем. Заман эстрадасы көйләре ошый. Минем өчен дә бу бәйгедә катнашу – үзе җиңү. Җырчы һөнәрен сайлармын димим. Укытучы бар нәрсәгә дә оста булырга тиеш, – диде 3нче курс студенткасы, Иске Йорт кызы Гөлназ Сәләхиева.

Бәйгедә Арча педагогика көллиятеннән Динар Гарипов, Илһам Яруллин – беренче, Фәндүс Гыйльметдинов – икенче, Гүзәл Закирова, Аяз Вәлиев, Маннур Вилданов, Айгөл Әхмәтҗанова өченче урыннарны яуладылар. Җиңүчеләргә дипломнар, акчалата бүләкләр, катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

– Узган ел бу бәйгедә мин өченче урынны алган идем. Аның белән генә тынычланасым килмәде, быел яңадан осталыгымны сынарга булдым. Теләгемә ирештем – беренче урынны яуладым. Моның белән мин беренче чиратта вокал буенча укытучым Илгиз Закировка рәхмәтлемен, – диде Илһам Яруллин. – Ә киләчәктә мәдәният институтының “Эстрада театры” факультетына керергә, Салават Фәтхетдиновта укырга хыялланам.

Жюри әгъзалары Татарстанның халык артистлары Резеда Галимова, Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мулланур Габитов яшь җырчыларга югары бәя бирделәр, киңәшләрен җиткерделәр.

– Җиңү яулаган егетләрнең барысының да татар эстрадасы йолдызлары булып китү мөмкинлеге бар. Үзләре өстендә эшләүне туктатмаска, җырны ташламас- ка гына кирәк, – диде Мулланур Габитов.

Ә Рөстәм Закиров егетләр һәм кызларны 2017 елның 27 гыйнварында үтәчәк “Пошалым чаналары” бәйгесендә катнашырга чакырды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International