Бәхетле син, Мәдинә апа!
Мәдинә апаны Корайванда бик яраталар иде. Ул үзе Сарай–Чокырча авылында туып–үскән. 1955 елда Корайван егете Мәгъсүм Зәйнетдиновка кияүгә чыккан. Сугыш елларында колхозда эшләгән, сугыштан соң бригадир булган.
Матур гына тормыш итеп, балалар үстереп ятканда Мәгъсүм абый үлеп китте. Әтинең: “Мәдинәгә бик авыр калды”, — дип әйткәне хәтердә. Биш баланың иң олысына — 14, иң кечкенәсенә 4 яшь. Бөтен авыл борчылды ул көннәрдә.
Кечкенә генә буйлы Мәдинә апа — батыр хатын — бирешмәде, сыерын да бетермәде, колхоз эшеннән дә калмады. Кайсына ничек өлгергәндер — боларын ул үзе генә белә. “Авыл кешеләре бик мәрхәмәтле булды, кирәк чакта киңәш тә бирделәр, ярдәм дә иттеләр”, — ди ул.
Балаларын аякка бас- тырды, кеше итте Мәдинә апа. Әмма тормыш сынаулары тагын көтеп торган икән. Бик тырыш, уңган, булган киленнәре (олы улы Мәсхүтнең хатыны) фермада ялгыш кайнар сулы мичкәгә төшеп үлде. Бөтен Курсалар, Корайваннарны тетрәндергән фаҗига булды ул. Ике кечкенә онык Мәдинә апа карамагында калды. Яңа килгән киленнең кызын да ул үз оныгы итеп кабул итте.
1987 елдан алар Түбән Курса авылында яшиләр. 17 декабрьдә Мәдинә апага 90 яшь тулды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина аны юбилее белән котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Мин бу көнне Мәдинә апа өчен чын күңелдән куанып утырдым. Балалары, оныклары һәм онык- чыклары (алар 21), якыннары белән өй тулган! Ул шулар уртасында бәхетле әни, дәү әни булып елмаеп утыра. Олы кызы Мәгъсүмә әнисен котларга Төмәннән үк кайткан.
— Барыгызга да зур рәхмәт! — диде Мәдинә апа. — Рәмзиягә (авыл җирлеге башлыгы) аерым рәхмәт. Сабантуйга төшкәнем юк иде, Рәмзия менгән: “Мәдинә апа, әйдә Сабантуйга, сине Корайваннар күрергә тели! — ди. Ике тапкыр Арчага Җиңү парадына алып барды, онытмаганнары өчен рәхмәт!
Авырлыкларны күп күрдең, җиңеллекләрен дә күреп яшә дә яшә әле, Мәдинә апа!
Ильяс Фәттахов