Яна ел әкияте
2016 нчы елның 27 нче декабрендә Арча укучылар сараенда ведомствоара исәптә торучы куркыныч хәлдәге гаилә балалары өчен, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен “Полиция кыш бабае” исемле яңа ел бәйрәме үткәрелде. Чара Арча “Мәрхәмәтлек үзәге” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре һәм Г.Тукай исемендәге Арча педагогик көллияте волонтерлары белән берлектә үткәрелде.
Балалар бәйрәм тамашасы карадылар, убырлы карчык, кар кызы, кыш бабай кебек әкият геройлары белән аралаштылар, төрле ярышларда бик теләп катнаштылар.Бәйрәм ахырында барлык килгән кунакка Кыш бабай белән Кар кызыннан яңа ел бүләкләре өләшенде.