3 январь көнне Арчада регионара “Культура-Аралашу” дигән яшьләр медиафорумы булып узды. Форумда Киров өлкәсе Нократ Аланының ”Яшьләр вакыты“ агентлыгы, Арча Укучылар Сараеның “Нур” телерадиостудиясе, Казан шәһәренең “Будильник” телеканалы вәкилләре катнашты. Кунаклар “Казан арты” музее һәм шәһәр белән таныштылар. Түгәрәк өстәл артында яшьләр телевидениесенең проблемалары турында фикер алыштылар, “Нур” телестудиясе төшергән “Кыш бабайның тапшырылмаган бүләге“ фильмының премьерасын карадылар. Форумның икенче өлешендә “Журналист булыйк” дигән Квест-уен оештырылды”. Аннан соң яшь журналистлар бергәләп Боз Сараенда тимераякта шудылар, стадионда Арча Кар бабае тамашасы карадылар.