Чаңгы ярышлары

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Чаңгы ярышлары.

6 нчы гыйнвар көнне Арча шәһәре стадионында чаңгы ярышлары – эстафета узды. Ярышларда районыбыз мәктәпләре командалары һәм Әтнә районы командасы  катнашты. Эстафета кызлар арасында һәм малайлар арасында аерым үткәрелде һәм ул 4 этаптан торды. Егетләр 2 км, кызлар 1 км арада узыштылар.  Кызлар арасында 1 нче урында Иске Кырлай мәктәбе, 2 нче урында Курса-Почмак мәктәбе, 3 урында Урта Курса мәктәбе командалары. Егетләр арасында 1 нче урында Иске Кырлай мәктәбе, 2 нче урында Ашитбаш мәктәбе, 3 урында Курса-Почмак  мәктәбе командалары. Җиңүче командалар медаль, грамота һәм Арча районының чаңгы федерациясеннән акчалата приз белән бүләкләнделәр.  Бүләкләү тантанасында чаңгы федерациясе рәисе Габдулгазизов Инсаф Нурсилович, “Арча” спорт мәктәбе директоры Камалутдинов Рифкат Рафаэлович катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International