Өстәл теннисы буенча ярышлар булып узды

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

6 нчы гыйнвар көнне “Арча” спорткомплексында 2002-2004 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча ярышлар булып узды. Ярышларда Арча районы мәктәпләре командалары һәм Әтнә районы командасы катнашты.

Кызлар арсында:

1 нче урын – Валиева Залия (АСОШ №1)

2 нче урын – Загидуллина Инзиля (Носы мәктәбе)

3 нче урын – Хазиева Ландыш (Хасаншаих мәктәбе)

 

Егетләр арсында:

1 нче урын – Гатин Альмир  (Хасаншаих мәктәбе)

2 нче урын – Шайхетдинов Булат (Ташкичү мәктәбе)

3 нче урын – Гафуров Булат  (Хасаншаих мәктәбе)

 

 Мәктәпләр арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 нче урын - Хасаншаих мәктәбе

2 нче урын – Носы мәктәбе

3 нче урын – Әтнә районы командасы

Җиңүчеләр грамота, медаль һәм Арча районының өстәл теннисы федерациясе җитәкчесе Исмагилов Илгизәр Якуповичтан кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International