8 нче гыйнвар көнне “Арча” спорткомплексында 1999-2008 нче елгы егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча ярышлар булып узды. Ярышларда “Арча” спорткомплексының йөзү бүлегендә шөгыльләнүчеләр катнашты. Балалар яшьләре буенча 5 категориягә бүленеп ярыштылар.
Җиңүчеләр “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән грамота һәм медаль белән бүләкләнделәр.