8 нче гыйнвар көнне “Арча” спорткомплексында 2002-2007 нче елгы егетләр арасында тхэквондо буенча ярышлар булып узды. Ярышларда “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тхэквондо бүлегендә тәрбияләнүче 16 бала катнашты. Балалар ярышның катлаулыгы буенча 3 группага бүленеп көч сынаштылар.
Урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 группа:
1 нче урын – Гарифзянова Камиля
2 нче урын – Шакирзянов Альмир
3 нче урын - Измайлов Иниль
2 нче группа:
1 нче урын – Лексин Даниил
2 нче урын – Ялымов Идиль
3 нче урын – Латыпов Динар
3 нче группа:
1 нче урын – Локманов Алим
2 нче урын – Минзянов Расим
3 нче урын - Гилязиев Рамис
Җиңүчеләр “Арча” спорт мәктәбеннән грамота һәм медаль белән, Арча районының тхэквондо федерациясе рәисе Закиров Илфат тарафыннан Яңа ел күчтәнәчләре белән бүләкләнделәр. Һәр катнашучыга федерациясе рәисе шоколад өләште. Бүләкләү тантанасында тренер Бурханов Г.Ю., федерациясе рәисе Закиров И.И. һәм күп кенә ярышларның җиңүчесе Закиров Алмаз катнашты.