Фәнил Гарәфиев истәлегенә
8 гыйнварда Арча шәһәренең “Арча – Арена” боз сараенда Фәнил Гарәфиев истәлегенә багышланган хоккей турниры узды. Ярышта райондашларыбыздан тыш, Мамадыш, Кукмара, Байлар Сабасы, Балтач, Әтнә районнарыннан килгән ветеран хоккейчылар көч сынашты.
Ярышларны район башлыгы Илшат Нуриев ачып, уенчыларга хәер–фатыйхасын бирде. Шулай ук Фәнил Канәфи улының тормыш иптәше Лилия Гомәр кызы да иренең эшен дәвам итүчеләргә рәхмәт әйтеп, уенчыларга уңышлар теләп, изге теләкләрен җиткерде.
Арчада инде традициягә әйләнгән хоккей турнирына уенчылар Фәнил Гарәфиевның якты истәлеген, кылган изге гамәлләрен хөрмәт итеп, теләп килә. Мондый ярышлар быел алтынчы тапкыр уздырылды.
Сынатмый ветеран уенчылар, соңгы көчләренә кадәр беренчелекне бирмәскә омтылалар. Быел беренчелекне кукмаралар яулап кайтып китте. Безнекеләр – 2нче, күрше балтачлар 3нче урында.