Икенче мәктәп чаңгычылары узышты

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Икенче мәктәп чаңгычылары узышты

“Барыбыз да чаңгы юлына” Россиякүләм акциясенә кушылып, Арчаның икенче мәктәбе укучылары һәм укытучылары стадионга җыелды һәм бергәләп чаңгы юлына басты.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев аларга уңышлар теләде. Балалар гына түгел, укытучылар да узышка барды. Ә кечерәкләр чана шуды. Соңыннан күңелле уеннар булды.

– Бу чарада катнашкан укучылар да, алар белән килгән ата–аналар да грамоталар белән бүләкләнәчәк, – диде соңыннан мәктәп директоры Гөлназ Гыйниятуллина. – Шунысы сөенечле, әти–әниләр белән элемтәбез көннән–көн ныгый. Мәктәптә әтиләр советы да төзедек. Алар ярдәме белән мәктәп ишек алдында таучык ясап куйдык, үзебезнең шугалагыбыз бар. Менә бүген әти–әниләр чаңгы ярышына да килде.

Гөлсинә ЗӘКИЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International