Кар бабайда кунакта

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Кар бабайда кунакта

25 декабрьдән Арча үзәк стадионында “Тат- Арча Кар бабайда кунакта” тамашасы гөрләде. Ул балаларга гына түгел, ата–аналарга да бик ошады. Чын сәяхәт булды ул. Кар бабай белән Кар кызы сараена барып җиткәнче аларга Убырлы карчык, кул остасы Марья, Үлемсез Кащей, Шүрәле янында булырга туры килде. Ә соңыннан үзәк чыршы янында әкият геройлары белән рәхәтләнеп уйнадылар, аргач, коймак белән тәмләп чәй эчтеләр.

Шушы вакыт эчендә генә дә меңгә якын кеше “ТатАрча Кар бабайда кунакта” булды. Тамаша 13 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Бу башлангыч уңышлы булды дияргә тулы нигез бар. Киләсе елларда ул эшен дәвам итеп кенә калмас, тагын да тулыланыр, кунаклары тагын да күп булыр, дип уйлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International