Раштуа бәйрәме
7 гыйнварда Арча сәнгать мәктәбендә Раштуа бәйрәме үткәрелде. Балалар башта бәйрәмчә матур итеп бизәлгән сәхнәдә чыгыш ясады, җырлады, биеде. Аннан бәйрәм чыршы янында дәвам итте. Бүләкләр дә булды.
Ә кичен Арча стадионында үзәк чыршы янында Раштуа бәйрәме дәвам итте. Арча Мәдәният йорты үзешчәннәре концерт куйды. Ул төрле уеннар белән тулыландырылды. Бәйрәм киче Фирая Батыршина җитәкчелегендәге “Рус җыры” халык вокаль ансамбле чыгышы белән бизәлде.