Яңа ел кичендә

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Яңа ел кичендә

Яңа ел кичендә үзәк чыршы янында халык күп иде. Аңлашыла да, киче дә җылы, рәхәт, мәһабәт чыршы да аллы–гөлле утлар эчендә, тирә–юне дә моңарчы булмаганча матур итеп бизәлгән иде. Сәхнәдән бер–бер артлы җырлар яңгырады, уеннар гөрләде. Балалар үзләренчә күңел ачты, рәхәтләнеп тау шуды, уйнады.

Ул көнне “АрскМедиа.ру” сайтында үткәрелгән “Иң гүзәл кәләш” бәйгесе җиңүчеләре дә бәйрәм сәхнәсенә күтәрелде. “Арча хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин аларга “Кәләш хыялы” (“Мечта невесты”) кибете әзерләгән бүләкләрне тапшыр-ды. Бәйгедә беренче урынны Алия Абдрахманова, икенче урынны Алсинә Рәхимҗанова, өченче урынны Ләйсән Хәлфина, дүртенче урынны Раилә Зиннәтуллина яулады. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, ә алар өчен тавыш бирүчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International