Балаларны полиция Кар бабае котлады

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Балаларны полиция Кар бабае котлады

Арча Укучылар сараенда полиция Кар бабае чыршы бәйрәме булды. Анда полиция бүлегендә әти–әниләре исәптә торган һәм аз керемле гаиләләрдәге балалар катнашты. 

Бәйрәмне булачак башлангыч сыйныфлар укытучылары – Арча педагогика көллиятенең 113 төркеме студентлары (җитәкчеләре Миләүшә Нуриева) уеннар белән күңелле итеп алып барды. Кыш бабай бүләкләргә бик юмарт булды. Соңыннан балаларны Арча эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторы Энҗе Усманова котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International