Куяннарны шәһәрдә дә аталар

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Куяннарны шәһәрдә дә аталар

Арча шәһәренең Яңа урамында яшәүче бер ир шалтыратты.

– Сез Ашытбаш авылында гаражга кереп качкан куянны атулары турында язган идегез, – диде ул. – Без Арча станциясенең иң кырый урамында яшибез. Урман ягыннан бер куян төшеп йөри иде. Соңгы ялларның берсендә ике кар чанасы белән килеп шул куянны дөбер–шатыр атып киттеләр. Бик кызгандык, йортлар арасында кем ау оештырып йөри икән?

Без мондый хәлләр була калганда кичекмәстән район эчке эшләр бүлегенә шалтыратырга киңәш итәбез. Торак пунктларда ату гына түгел, мылтыкны чехолдан чыгару да тыела.

Ашытбаш гаражында корбан булган бичара куян кыйссасы дәвам итә. Полиция, ау күзәтчелеге хезмәткәрләре әлеге вакыйганы ачыклау белән шөгыльләнә. Гараж янында бер кар чанасының чаңгысы да төшеп калган.

Бер–ике хатын–кыз “Алар арасында безнеке дә булмадымы икән?” – дип шалтыратты. Кызлар утырып йөриләр, дигәнгә сагайганнардыр. Монысын үзләреннән сорап карагыз инде.

Куяннарга ау 10 гыйнварда төгәлләнде. Тимәгез, куяннарга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International