Шундый күңелле булды!
Кай арада үтте дә китте бу яллар! Берәүләр ял итеп арды, икенчеләргә көннәр җитмәде. Быел бигрәк тә чаралар күп оештырылды. Безгә шулай тоелды.
Арчаның 1нче мәктәбендә үткән чыршы бәйрәменнән соң укытучыбыз Альбина Раифовна балаларга (1нче сыйныф):
– Саф һавада туйганчы ял итеп, кызыклы чараларда катнашып, укырга көч туплап килегез, – дигән иде.
Ике атна каникул узганын сизми дә калдык. Балалар башта мәктәп яны лагеренда ял итте. “Чыршы янында барыбыз бергә биедек, спортзалда футбол уйнадык”, – дип хис–тойгыларын сөйләп бетерә алмадылар.
Яңа 2017 елга кергәч, кулга район газетасын алдык. Анда озын ялларда үткәреләсе чаралар турында язма чыккан иде. Ул безнең өчен бик әйбәт карта булды. Бәйрәмне 31 декабрьдә Түбән Мәтәскәнең балалар өчен оештырылган Яңа ел күңел ачу тамашасыннан башладык. Түбән Мәтәскә мәдәният йорты янында оештырылды ул. Зур тау ясап куйганнар. Күңелле музыка астында балалар чыр–чу килеп, рәхәтләнеп таудан чана шуды. Түзмәде, әбиләргә кадәр җилфердәп таудан чана шуып төште. Ул ара да булмады, балалар җигүле бизәлгән атка төялде. Чират торып, балалар атта җилдереп, авылны әйләнеп килделәр. Аннан чыршы тирәли әйлән–бәйлән, уеннар китте. Балаларны Яңа ел белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов килде. Рамил Илгизович уку алдынгыларын котлап, бүләкләр тапшырды.
Җигүле атта Кыш бабай белән Кар кызы да килеп җитте. Аларга Маймыл белән Әтәч тә ияргән иде. Уеннар, котлаулар дәвам итте. Соңыннан Кыш бабай балаларга күчтәнәчләр өләште. Мәдәният йортына кереп, кайнар чәй, коймак белән тамак ялгап, җылынып чыгарга була иде. Балалар шатланышып өйләренә таралышты.
Арча сәнгать мәктәбе дә һәркемне үзенә дәшеп торды. Мәктәп яны лагерьларында ял итүчеләр һәм кем тели шул – сәнгать мәктәбендә төрле кызыклы чараларда катнашты, чыршы янында күмәкләшеп биеделәр һәм концерт залында төрле мультфильмнар карадылар. Без дә балалар белән берсеннән–берсе кызыклы мультфильмнар карап чыктык.
Газетада язылган мәгъ- лүмат буенча сәгать 3кә Арча балалар китапханәсенә килдек. Түгәрәк өстәл артында китапханәче Гөлназ апалары балаларга Кыш бабай ясарга өйрәтте. Төсле кәгазь, мамык, келәй, карандашлар белән менә дигән Кыш бабай йөзе килеп чыкты. Балалар сөенеченең чик–чамасы булмады.
Боз сараеның да ишек-ләре һәркөнне ачык булды. Билгеле бер сәгатьләрдә Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары белән бозда шуып кайтырга була иде. Без дә һәркөнне кичен шунда барырга тырыштык. Чөнки малайлар: “Барыйк!” –дип торалар. Хәтта 6 гыйнварда кичке сәгать 6нчы яртыдагы шоу–программага билет алучыларга берәр зур шоколад та бирделәр. Музыка уйнап тора, и–и, рәхәтләнделәр бозда шуып олысы һәм кечесе.
Ә беркөнне көндезге сәгать 11гә Арча стадионындагы Чыршы янына төштек. Ярый барганбыз әле! Арчаның 8нче балалар бакчасы (мөдире Алия Шәймуллина) хезмәткәрләре күңелле бәйрәм оештырдылар. Төрле уеннар, бергәләп таудан чана шуулар белән 2 сәгатьнең үткәне сизелми дә калды.
Балалар һәм олыларга оештырылган чаралар әле моның белән генә бетмәде, без катнашканнары менә шушылар. Үз күзең белән күрмәгәнне язып булмый. Ә беркөнне Казанга бардык. Боз тауларында шуып, республиканың милли музеенда элеккеге рыцарьларның “сугышын” карап, Кремль ишегалдында тарантаслы атта сәяхәт итеп кайттык. Аты безнең Арчаныкы булып чыкты. Яңа ел белән сезне!
Румия Надршина