Яңа елны яңа фатирларда
Яңа елны тагын күпме гаилә яңа фатирларда каршы алды. Алар өчен ике бәйрәм бергә булды. 30 декабрьдә Горький урамындагы 40, 42 нче күпфатирлы йортлар үз хуҗаларын тапты. Тантананы район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде.
– Район өчен 2016 ел уңышлы тәмамланды. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы өлкәсендә. Яңа йортлар төзеп файдалануга тапшыру да куанычлы хәл. Фатирларыгызның игелеген күрегез, сау–сәламәт булып, матур гомер итегез, – диде ул.
Аннан Илшат Нуриев аларга ачкычлар һәм өй котлап бүләкләр тапшырды.
Урта Атыдан Кәримовлар әлеге тантанага гаиләләре белән килгән иде. Рәмзия белән Хәйдәр, уллары Марат һәм киленнәре Резеда, оныклары.
– Мин үзем Казанда эшлим, – диде Марат. – Эретеп ябыштыручы. Фатирыбыз булды. Анысына сөенеп туя алмыйм. Эш урыны да табылса, тагын да яхшы булыр иде.
Район җитәкчесе кызыл тасманы кисәргә шушы фатирларда яшәячәк балаларны чакырды. Аннан фатирларны карап чыкты.
– Өч ел көттек бу фатирны, – диделәр шатлыклары белән уртаклашып Энҗе һәм Искәндәр Юзаевлар. – Башта фатирга кереп тордык, игезәк балалар тугач, әбиләргә сыендык. Түләү турында уйлаган да юк. Исән–сау булсак, анысына тырышырбыз. Иң мөһиме – үз почмагыбыз бар.
Мурат белән Зәринәгә хәзер дүрт яшь. Энҗе почта бүлекчәсендә эшли, Искәндәр янгын часте җитәкчесе.
– Ә оныкларны үзем карыйм, – ди Энҗенең әнисе Гөлсинә ханым. – Мин утыз ел балалар бакчасында эшләдем. Хәзер лаеклы ялда. Балалар белән утыруның тәртибен беләм.
Яңа йортны ачу тантанасына Искәндәрнең әти–әнисе дә килгән иде. Алар да көчләреннән килгәнчә яшьләргә ярдәм итәргә әзер.
Кайсы гына фатирга кермә, һәркайсы шат. Яңа ел барысына да күңелле мизгелләр, бәхет, сөенечләр генә алып килсен.
Гөлсинә Зәкиева