Каникуллар тыныч үттеме?
Кышкы каникуллар сизелмичә дә үтеп китте. Ял үзе бер рәхәт инде. Тик бар кеше өчен дә микән? Бу сорауны без бәйрәмнәр вакытында сәламәтлегебез, тынычлыгыбыз сагында торган оешмалар вәкилләренә бирдек.
Арча үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге өлкән фельдшеры Мәдинә Сәлахова:
– Бәйрәм көннәрендә поликлиникада эшләүче табиблар ял итте. Шуңа күбесе безгә шалтыратты һәм килде. Беренче гыйн- вардан унысына кадәр барысы 407 кеше мөрәҗәгать итте. Беренче гыйнварда чакыру күп булды. Ә бер тәүлектә 56 (иң күбе) чакыру теркәлгән.
– Күбрәк нидән зарланып мөрәҗәгать итәләр?
– Вируслы инфекция (ОРВИ) бәйрәм вакытларында булып алды. Күбрәк шундый авыруларга ярдәм күрсәтергә туры килде.
Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Антон Сотов:
– 5 гыйнварда Шәрык бистәсенең ВЛКСМның 70 еллыгы урамында гаражда янгын чыкты. Сәбәбе – гаражда кыска ялганыш. Янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җитеп, тиз арада янгынны сүндерде. Гаражга өлешчә зыян салынды.
8–9 гыйнварда Төбәк–Чокырчага барырга туры килде. Биредә ике көн рәттән бер йортка ут төрттеләр. Гаеплеләрне ачыклау һәм тикшерү өчен эш Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенә җибәрелде.
ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе өлкән инспекторы Инсаф Павлов:
– 31декабрьдән 10 гыйнварга кадәр 181 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлде. Балаларны махсус креслосыз йөртү – 7, җәяүлеләргә юл бирмәү – 2, куркынычсызлык каешын такмыйча йөрү – 39, алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыру 6 очрак. Бер батыры исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән, утыз мең сум штраф түләгән килеш яңадан руль артына утырып юлга чыккан иде. Бөтенләй машина йөртү таныклыгы булмаган килеш тә транспорт белән идарә итү очраклары булды.
Шушы арада 35 юл–транспорт һәлакәте теркәлде. Дөрес, берсендә генә кешеләр сәламәтлегенә зыян килде. Казан–Малмыж юлында (Лесхозны үтеп Балтач ягына барганда) ике җиңел машина бәрелеште, пассажирлар тән җәрәхәтләре алды.
5 гыйнварда Кәче турысында 13 машина бәрелеште. Сәбәбе – буран. Бәхеткә зыян күрүчеләр булмады.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, бәйрәмнәр үзләре тыныч үткән. Ә менә каникул көннәрендә җинаятьләр булган. Урта Аты авылында бер үтерү, Сәрдәбашта явыз ният белән бер ир–ат сәламәтлегенә зыян салу, өч урында кыйнау очраклары теркәлгән. Алар буенча җинаять эше кузгатылган. Шулай ук 24 административ хокук бозу очрагы булган.
Гөлсинә Зәкиева