Беренче җиңүләр.
2017нче елның 12 – 15нче гыйнварендә Казан шәһәрендә рус әдәбиятыннан Бөтенрәсәй олимпиадасының региональ этабы үткәрелде. Безнең район командасында 3 укучы катнашты. Арчаның 5нче гимназиясенең 10 класс укучысы Хәкимуллина Эльвина 1 урынга лаек булды (укытучысы - Сибгатуллина Рамилә Шамсиевна). Призлы урынны шулай ук Арчаның 1нче номерлы мәктәбенең 11 класс укучысы Орлова Анастасия да яулады (укытучысы - Исмагилова Алсу Нуретдиновна).
Олимпиадада катнашкан, аларны әзерләгән укучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышларга ирешүләрен телибез.