Яңа елда бергә булыйк

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Яңа елда бергә булыйк

Әле кайчан гына Яңа елны бәйрәм итү хәстәре белән йөргән идек. Тирә–юньне бизәгән төрле утлар күзләрне чагылдырып кына калмады, күңелне дә сөендерде, бәйрәм рухы өстәде. Әмма бар да вакытлыча. Шул арада ярты ай үтеп тә китте. Узган җомгада Арча стадионында искечә Яңа елны каршы алу, Үзәк чыршыны ябу тантанасы булды.

Беренче булып сәхнәгә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов күтәрелде һәм район халкын Яңа ел белән котлап, яңа елда яңа уңышлар теләде.

Бәйрәм кичен Кар бабай белән Кар кызы ачып җибәрде.

– Дуслар, быелгы стадиондагы сихри гүзәллеккә, тылсымлы бизәлешкә игътибар итми калмагансыздыр. Капкадан керүгә күктәге йолдызлар да җиргә төшкән кебек бу көннәрдә безнең белән бергә биеде, җырлады, бәйрәм итте. Әйдәгез, беренче булып безгә бәйрәм рухы бүләк иткән, шушы матурлыкны тудырган оешмалар хезмәтчәннәрен мактап үтик әле, – диде Кар бабай “Жилкомбытсервис” һәм “Энергосервис” ширкәтләре җитәкчеләре Альберт Хәкимов белән Рамил Әхмәтгалиевны сәхнәгә чакырып.

– Оешма, предприятиеләр территорияләрен бизәүгә дә зур игътибар бирелде, – дип өстәде Кар кызы. – Һәрберсе мактауга лаек. Әмма “Водоканал–Сервис” ширкәтен, җитәкчесе Тәлгать Миндубаевны аерым билгеләп үтәсе килә.

Бу көнне районда үткәрелгән “Яңа ел бизәкләре” бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Арча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов сәхнәгә чакырып, җитәкчеләренә бүләкләр дә тапшырды.

Социаль объектлар арасында территорияләрен бизәп, халыкны куандырганнары өчен беренче урынны алган халыкны социаль яклау бүлеге (җитәкчесе Илдус Әһлиев), икенче урынны яулаган балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе (Рифкать Камалетдинов), өченче урынга чыккан Арча агросәнәгать көллияте филиалы (Роберт Һидиятуллин) дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.

Мәктәпләр арасында беренче өч урын Арчаның икенче (җитәкчесе Гөлназ Гыйниятуллина), беренче (Эльмира Сафина) мәктәпләренә, бишенче гимназиягә (Фатыйх Хәкимуллин), балалар бакчалары арасында 9нчы номерлы (мөдире Эльвира Мостафина), 3нче номерлы (Люция Фатыйхова), 11нче номерлы (Айгөл Зөбәерова) балалар бакчаларына бирелде.

Шулай ук “Эталон” ширкәте җитәкчеләре Булат һәм Ленар Гыйльфановлар, “Идарәче компания” ширкәте җитәкчесе Алмаз Әхмәтханов та бүләкләү өчен сәхнәгә чакырылды.

Авыл җирлекләре арасында да территорияләрне бизәү буенча бәйге булды. Иске Кырлай авыл җирлеге (Фәргать Сираҗетдинов) – беренче, Шушмабаш авыл җирлеге (Вәзир Сәгыйтов) – икенче, Урта Курса авыл җирлеге (Рәмзия Вафина), Иске Чүриле авыл җирлеге (Гөлнара Заһидуллина) өченче урынны алды.

Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре арасында “Питомник” (Ибраһим Сабиров), “Көнбатыш” (Ирек Минзин) ТҖҮләре мактауга лаек дип табылды.

Үзләре яшәгән йорт территорияләрен матур итеп бизәүчеләр, шуннан тәм һәм ямь табучылар да бар. Матурлыкны аңлау, аны тудырырга тырышу – үзе зур әйбер. Татарстан урамында яшәүче Раилә һәм Радик Минәчевлар, Чәчәкле урамыннан Резеда һәм Тәлгать Абдуллиннар гаиләләре бәйрәм тантанасында бүләкләр дә алды.

Ә менә “Кар сыннары” бәйгесендә җиңүчеләр – Яңа Кенәр интернат мәктәбе (Ленар Вәлиев) һәм Арча Укучылар сарае (Руслан Гыйниятуллин). Кардан иң зур фигуралар ясаучыларны һич тә телгә алып китми булмый. Күпме хезмәт, тырышлык, көч, фантазия таләп итә торган хезмәт ул. Монда беренче урын лаеклы төстә Шушмабаш урта мәктәбенә (Рәзилә Шәймәрданова) бирелде. Икенче, өченче урыннарда Арча балалар сәнгать мәктәбе (Гөлнара Сабирова), Яңа Кырлай мәктәбе (Энҗе Минҗанова).

Яңа ел яңалыкларсыз да үтмәде. Шулардан “ТатАрча Кар бабайда кунакта” дигән проект (авторы Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гарифҗанова) меңгә якын кеше җыйды, “Җидегән чишмә” Арча халык театрының спутник төркеме (режиссеры Рафис Сәләхетдинов) куйган “Кар бабайда сер бар” спектакле нәниләр күңеленә хуш килде.

Үзәк чыршыны ачу тантанасында Кар бабай турындагы мультфильм- нарны сәхнәләштерү буенча бәйге булган иде. Анда Арчаның беренче, икенче, өченче, җиденче мәктәпләре, бишенче гимназия, сәнгать мәктәбе, балалар бакчалары, педагогика көллияте, Укучылар сарае, район Мәдәният йорты, үзәк китапханә һәм “Казан арты” тарих–этнография музее, халыкны социаль яклау бүлеге һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе коллективлары катнашты. Беренче урынны яулаган сәнгать мәктәбе, икенче урындагы музей һәм китапханә, өченче урынга чыккан бишенче гимназия коллективлары бу көнне дә үзләренең иҗат җимеш- ләрен күрсәтте.

Бәйрәм җырлар, биюләр, уеннар белән дәвам итте.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International