Уртак уңышыбыз

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Уртак уңышыбыз

13 гыйнварда Россия Матбугаты көне уңаеннан, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм федераль массакүләм мәгълүмат чараларының Татарстанда эшләүче үз хәбәрчеләре белән очрашты.

“Бүгенге журналистлар – профессионаллар, оператив эшлиләр һәм җаваплы. Сез бөек миссияне җаваплы башкарасыз. Без сезнең шушы еллар эчендә үзегезгә йөкләнгән бурычны лаеклы рәвештә башкарып килүегез белән горурланабыз: халыкка һәм хөкүмәтнең төрле дәрәҗәсенә мәгълүматны илтеп җиткерәсез, вәзгыятьне тәнкыйди караштан чыгып бәялисез. Без гаммәви матбугат чаралары ролен һәм урынын безнең республика тормышында сакладык һәм хәтта арттырдык”, — дип бәяләде ул матбугат чаралары вәкилләренең хезмәтен.

ТР журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова фикеренчә, журналистика эшчәнлегендә үзгәрешләр кирәк. “Татарстанда журналистика сәламәт һәм ныклы, ләкин безгә алга киткән журналистика кирәк. Ул вакыт белән бергә ба- рырга тиеш түгел, ә алга чыгып, үз артыннан төрле процессларны тартырга тиеш”. Журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов та котлады. “Миңа Уолт Диснейның гыйбарәсе ошый: “Әгәр дә сез бу турыда хыялланасыз икән, димәк, сез моны эшли аласыз”. Мин барыбызның да хыяллары булуын һәм аларны һәрчак тормышка ашыруыбызны телим”, – дип каләм ияләренең күңелләрен үсендерде ул.

Очрашу ахырында безне куанычлы мизгелләр көтеп торган икән — “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе коллективы зур бүләккә — Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатына ия булды.

Анда мондый юллар бар:

“Хөрмәтле “Арча хәбәрләре” газетасы хезмәткәрләре!

Газетагызның беренче саны чыгуга 85 ел тулу уңаеннан, милли журналистиканы һәм массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә лаеклы өлеш кертүегез, Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрендә актив эшчәнлегегез өчен ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Арча халкының берничә буыны сезнең басманы үз эшегезне югары һөнәри осталык белән башкаруыгыз, вакыйгаларны объектив яктыртуыгыз, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исеме белән тыгыз бәйләнештәге туган төбәгегез тарихына зур игътибар бирүегез өчен яратып укый һәм югары бәяли. “Арча хәбәрләре” киләчәктә дә район тормышы турындагы актуаль һәм кызыклы мәгълүмат чыганагы булып торсын, туган телебезне һәм халкыбыз- ның рухи-мәдәни традицияләрен саклап калу юнәлешендә игелекле хезмәт куйсын.

Газета ветераннарына һәм барлык хезмәткәрләргә исәнлек-саулык, бәхет, күңел күтәренкелеге, иҗади уңышлар телим”.

Бу бүләк, бу рәхмәт сүзләре безгә генә түгел, сезгә дә багышланган, хөрмәтле укучыларыбыз һәм ветеран хезмәттәшләребез! Әгәр сез – безне яратып укучыларыбыз, тырыш, булдык- лы һөнәр остасы райондашларыбыз, илһам бирүче, горурланып яшәрлек туган җиребез булмаса, мондый уңыш- ларга ирешеп булмас иде. Һәр барчагызга зур рәхмәт! Киләчәктә дә бергә булыйк!

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International