Чаңгы юлы гөрләп торсын

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Чаңгы юлы гөрләп торсын

Район башлыгы Илшат Нуриевның Яңа ел алдыннан районның иң сәләтле балалары белән очрашуы матур гадәткә әверелеп бара. Анда ул укучыларның район, мәктәп, яшьләр тормышына кагылышлы сорауларын игътибар белән тыңлый, төгәл җаваплар әйтә, кайберләрен тормышка ашырырга вәгъдә бирә. Һәм сүзендә тора да. Күптән түгел булган вакыйгада бу ачык чагылыш тапты.

2015 елда узган очрашуда Ләлә Мәннапова Яңа Кенәр мәктәбендә чаңгы спорты өчен яктыртылган махсус трасса төзүдә ярдәм сораган иде. Бу аңлашыла да. Яңа Кенәр халкы спортка зур игътибар бирә. Үзләренең яхшы хоккей мәйданчыклары, хоккей командаларының уңышлары да бар. Биредә чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләр дә күп. Ә менә кичләрен дә чаңгыда йөрү өчен яктыртылган махсус трасса юк.

Район башлыгы укучы бала күтәргән бу мәсьәләне җитди кабул итеп, игътибар үзәгенә алган. Узган атнада Яңа Кенәрдә чаңгы спорты белән шөгыльләнү өчен яктыртылган махсус трассаны ачу тантанасы булды. Килгән кунакларны каршы алу һәм тантананы алып бару Кар бабай белән Кар кызына йөкләнгән иде. Ел символы әтәч тә шулар тирәсендә бөтерелде. Әкият геройлары да “кунакка” килгән иде.

Ә яктыртылган махсус трассаны ачу өчен беренче сүз район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗановка бирелде.

– Районда спортка зур игътибар бирелә, төрле спорт объектлары төзелә. Шуларның берсе – сездә бүген ачыла торган яктыртылган махсус чаңгы трассасы. Ул бервакытта да буш тормасын, өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә спорт белән шөгыльләнү, ял итү урыны булсын иде, – диде ул.

– Безнең Яңа Кенәрдә баскетбол, футбол, волейбол, хоккей мәйданчыклары бар инде. Менә хәзер чаңгы юлы да була. Биредә көндез генә түгел, кичләрен дә килеп чаңгыда шуарга, төрле ярышлар үткә- рергә мөмкин булачак. Моның өчен иң беренче чиратта район башлыгы Илшат Нуриевка рәхмәт. Ул килде, карады, эшлибез, дип вәгъдә бирде һәм тиз арада вәгъдәсен үтәде дә. Шулай ук утлар куйган “Энергосервис” ширкәте (җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев) эшчеләренә дә зур рәхмәт, – диде Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов. – Бүген биредә беренче чаңгы ярышлары үтәчәк. Анда катнашучыларга уңышлар телим. Андый ярышлар даими оештырылсын. Чаңгы юлы һәрчак гөрләп торсын.

Тантанага 84 яшьлек чаңгычы, спорт остасы, өлкән яшьтә булуына карамастан әлегә кадәр чаңгыдан төшмәгән хезмәт ветераны Гыйниятулла абый Гатауллин да килгән иде.

– Шушы яшькә җитәргә миңа чаңгы ярдәм итте, – диде ул. – Спорт белән шөгыльләнегез. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз. Уңышларга ирешегез. Мөмкинлекләр җитәрлек. Бар да үзегездән генә тора.

Бу көнне биредә чаңгы ярышлары да булды. Анда Шурабаш, Яңа Кенәр, Ташкичү, Яңа Кишет, Иске Ашыт, Яңа Кыр- лайдан – йөзгә якын кеше – яшь чаңгычы катнашты. 5–7 сыйныфлар арасында беренче урыннарны Яңа Кенәрдән Сөләйман Салихҗанов, Яңа Кырлайдан Фирүзә Минҗанова, икенче урыннарны Шурабаштан Владислав Антипов, Яңа Кенәрдән Ризәлә Биктова, өченче урыннарны Яңа Кырлайдан Рөстәм Гайфуллин, Шурабаштан Чулпан Фазлыева, 8–9 сыйныфлар арасында беренче урыннарны Яңа Кенәрдән Ленар Фазылҗанов, Шурабаштан Фирая Заһидуллина, икенче урыннарны Яңа Кишеттән Илназ Сәләхиев, Ташкичүдән Ралинә Галәветдинова, өченче урыннарны Ташкичүдән Булат Шәйхетдинов, Яңа Кенәрдән Эльвина Закирова яулады.

Командалар арасында Яңа Кенәр мәктәбе – беренче, Шурабаш мәктәбе – икенче, Яңа Кырлай мәктәбе өченче урында.

Гөлсинә Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International