Арча көрәшчеләре алда булырга тиеш!
Район көрәшчеләренең республикада 1, 2 урыннарны алган еллары булды. Күрше район көрәшчеләре арчалардан өркеп торды, аларга тиңләшергә хыялланды. Килде бер көн: район көрәшчеләре республикада 18 урынга калды. Бу безнең көрәшчеләрнең һәм хәтта районның абруена суга торган хәл иде.
Моннан берничә ел элек районга җитәкче булып килгән Илшат Нуриев көрәшне үстерү бурычын куйды. 2015 елның гыйнварында Яңа Кенәр мәктәбенә яшь көрәшчеләр район башлыгы призына ярышка җыелды. Ул вакытта тренерлар сөенеп:
– Моның кадәр көрәшчеләрнең күптән җыелганы юк иде, – диде.
2016 ел ахырында республиканың көрәшчеләр федерациясе рәисе Равил Хәйруллин:
– Көрәш буенча Арча районы күтәрелеш кичерә, – дигән бәяне бирде.
Һәм менә яшүсмер көрәшчеләр өченче тапкыр Яңа Кенәр мәктәбенә ярышка җыелды. Ярышта 120дән артык көрәшче катнашты.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе, район көрәшчеләр федерациясе рәисе Зөлфәт Дәүләтбаев ярышларны башыннан ахырына кадәр карады һәм җиңүчеләргә бүләкләрне тапшырды.
– Соңгы берничә ел эчендә мәктәпләрдә көрәш буенча түгәрәкләр, секцияләр саны артты. Көрәш сөючеләр арасыннан “Северный” хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин Шушмабаш мәктәбендә, “Ак барс” агрокомплексы” җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов Курса–Почмак мәктәбендә көрәш түгәрәкләрен оештырды, – дип сөйләде Зөлфәт Дәүләтбаев.
Казаннан чыгышы белән Байкал авылыннан, алты ир бертуганның берсе – самбо буенча СССР чемпионы, спорт мастеры һәм тренеры Фәрих Мадъяров та кайтты. Ул Яңа Кенәр мәктәбендә татарча көрәш, самбо, дзюдо, каратэ буенча яшүсмерләр клубы ачылачагы турында әйтте. “Нигезендә татарча көрәш булачак”, – диде.
Ярышлар башланганчы ук Яңа Кенәр балалар иҗат йорты тренеры Сөләйман Галиуллин Ташкичүдәге көрәшче яшүсмер Рәмис Галәветдинов белән таныштырды.
– Әнисе Фәүзия 11 балалы гаиләдән, үзләре 5 бала, – дип сөйләде ул Рәмис турында. – Бик тырыш егет. Шахмат уйный, көрәшә.
– Безнең әтинең (Рәдис) әтисе Тәбрис бабай 45 ел көрәшкән кеше, – диде Рәмис.
Арчаның 2нче мәктәбе физкультура укытучысы Рәнис Нәбиуллин:
– Арчаның 2нче мәктәбендә 4 ел эшлим, – дип сөйләде. – Икенче ел инде көрәш түгәрәге алып барам. Соңгы вакытта көрәш бик популярлашты. Бүләкләре яхшы. Баланы кечкенәдән биюгә, гимнастикага бирергә кирәк. Бала хәрәкәтчән, сыгылмалы булсын, егыла белсен. Үсә төшкәч – көрәшкә. Көрәшчеләрне әзерләүче кадрларны ныгытырга, мәктәптә сәгатьләрне күбәйтергә кирәк. Хәзер берәүнең дә бушка эшлисе килми. Районда Зөлфәт Хәйруллин кебек көрәшчеләр, тренерлар һәм хөкемдарлар булганда көрәш үсәчәк.
Үзенең көрәшчеләрен җанатып күзәтеп торган Шушмабаш мәктәбе тренеры Зөлфәт Хәйруллин – Россия күләмендәге ярышларда – 3нче, республика ярышларында 2нче, 3нче урыннарны алган көрәшче. 10 яшьтән көрәшә. Тренеры Яңа Кенәр мәктәбендә эшләгән Илгиз Салихов булган. Уңышларының серен белергә тырышам.
– Тренердан тора, – диде ул. Өметле спортчылардан 9 сыйныфны тәмамлап техникумга укырга киткән Камил Кәримов һәм аның энесе Таһир турында: “Геннарында бар”, – диде.
Көрәшне күзәткәндә Зөлфәт:
– Хөкемдарларның дөрес хөкем итүе дә бик әһәмиятле, – дип өстәде.
Курса–Почмак мәктәбеннән Илнур Рамазанов көрәшкәнен кызыксынып карап тордык.
– Бабай Әбүбәкер көрәште, – дип сөйли соңыннан Илнур. – Энем Зөлфәт тә көрәшә.
– Ә ничек имгәнмәскә, үз өстеңә төшермәскә? – дип төпченәм.
– Күп шөгыльләнергә кирәк, – ди Илнур. – Даими шөгыльләнсәң, туп шикелле буласың, үз өстеңә дә төшермисең, кешене дә имгәтмисең, егыла да беләсең...
Тренеры сабантуйларда көрәшеп, үзе әйтмеш- ли, 50–60 тәкә алган Рәзил Нәбиуллин:
– Ярышка 13 бала алып килдем, – дип сөйләде. – Соңгы вакытта көрәштә алга китеш бик зур. Район җитәкчесенең көрәшкә җылы карашы безгә дә көч өсти. Курса–Почмак мәктәбендә көрәш түгәрәге алып бара башлавым да соңгы елларда гына. Мин баладан чемпион ясарга тырышмыйм. Баланы азаплап, уңышка ирешеп булмый. Скакалка, турник, резинка... – безнең “эш коралы”. Авыр әйбер күтәртмим. Балаларны яратырга кирәк. Ярышта бала җиңелсә, кайтыйк кына, мин сиңа күрсәтәм әле, дип өркеткән тренерларны да күргән бар. Сеҗедә эшли башлаган Марат Әхмәдиев, балаларны яратып, бөтен күңелен биреп эшли.
Командалар арасында Курса–Почмак мәктәбе көрәшчеләре (тренеры Рәзил Нәбиуллин) өченче урынны алды. Икенче урында – Шушмабаш мәктәбе (Зөлфәт Хәйруллин). Ә беренче урынны Арча педагогика көллияте егетләре яулады. Тренерлары – Фәнис Зарипов.
Үз авырлыклары буенча беренче урынны алган егетләр менә кемнәр: Арчаның 2нче мәктәбеннән Данир Сөләйманов, Курса–Почмак мәктәбеннән Илгиз Хисмәтов, Надир Әхмәтсафин, Шушмабаш мәктәбеннән Динарис Таҗетдинов, Сеҗе мәктәбеннән Дилүс Әхмәдиев, Арча педагогика көллиятеннән Инсаф Корбангалиев, Нәфкать Фәйзрахманов, Илвир Гыйбадуллин, Азат Хәмзин, Нәсим Габидуллин. Җиңүчеләргә һәм призчыларга медаль, грамота, истәлекле бүләкләр тапшырылды. СССР чемпионы Фәрих Мадъяров өметле көрәшчеләргә үз бүләкләрен бирде. Ул бүләкләрне Шушмабаш мәктәбеннән Таһир Кәримов, Курса–Почмак мәктәбеннән Илнур Рамазанов, Рәмзил Әхмәтҗанов, Илдан Хәкимов, Сеҗе мәктәбеннән Рәмис Нәбиуллин, Шурабаш мәктәбеннән Владислав Антонов, Иске Ашыт мәктәбеннән Ранил Әхмәтов алды. Көрәшчеләргә уңышлар телибез.
Румия Надршина