Ник түләмисез?
Районда күп фатирлы йортларга шәхси газ казаннарын 2007–2011 елларда куйдылар. Бездә бу эшне озакка сузмадылар. Кайбер районнарда программа әле дә дәвам итә. Халык үз фатирына шәхси газ казаннарын теләп куйдырды.
Чөнки уртак казан белән җылытылган фатирдагы температураны көйләп, газны аз сарыф итеп булмый, газга түләүне дә экономияләргә мөмкин түгел. Бу көннәр әле онытылмады. Ә фатирыңда шәхси газ казаны булса, син инде аны үзеңә файдага эшләтә аласың. Фатир хуҗалары белән казаннарны урнаштыручы оешма арасында килешүләр төзелде. Башкарылган хезмәтләр өчен заказ үтәүчегә акчаны берьюлы чыгарып салмадылар. Фатир хуҗалары килешү нигезендә шәхси газ казаннары һәм күрсәтелгән хезмәтләр өчен 7 ел да 2 ай дәвамында (84 ай) ай саен түләп барырга тиеш иде. Һәм процентларсыз!
Күпчелек бу түләүләрне ай саен башкара. Ике арадагы исәп–хисапны инде төгәлләп, үз өсләреннән бурычны төшерүчеләрнең йокысы бүген тыныч. Андыйлар да шактый. Әмма газ казаны һәм аны урнаш- тыру хезмәтләре өчен вакытында түләмәүчеләр һәм бөтенләй дә түләмәүчеләр бар. Бүгенге көндә районда 76 фатир хуҗасының әлеге программа буенча бирәчәге җыелган. Ул бирәчәк 1млн. 500 мең сумнан артып киткән.
– Районда моның кадәр бирәчәкнең җыелганы юк иде әле, – ди район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенең торак–коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы җитәкчесе Илфат Рәхимов. – Башкарган хезмәтләр өчен вакытында акча кермәгәч, газ газаннары урнаш- тыручы оешманың эше тоткарлана. Мәсәлән, Кукмара районында әле бу эш төгәлләнмәгән. Димәк, уртак казаннан файдаланучы фатир хуҗалары шәхси газ казаны кертүне көтәргә мәҗбүр була. Һәм бу районда шәхси казан урнаштырылган фатир хуҗаларының бирәчәге бездәгечә җыелмаган.
– Бер айга шәхси казан һәм аны урнаштыру хезмәтләре өчен уртача 900 сумлап түләргә кирәк, – ди районның бердәм исәп–хисап үзәге җитәкчесе Ленар Әхмәдиев. – Бүген бер дә түләмәүчеләрнең бирәчәге 70 мең сумга кадәр җыелды. Ә бит шәхси казаннар куелгач, фатирларда газга түләү 2–3 тапкырга кимеде. Бу ай саен 900 сумны түләү өчен мөмкинлек тудырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин әлеге мәсьәлә хакында җитди сөйләшү өчен киңәшмә үткәрде. Анда район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенең торак–коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә секторы, “Идарәче компания”, бердәм исәп–хисап үзәге, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, суд приставлары–башкаручылар хезмәте бүлеге җитәкчеләре җыелды. Киңәшмәдә, әгәр дә фатир хуҗасы шәхси газ казаны һәм аны урнаштыру хезмәтләре өчен өч айдан артык вакыт түләмәсә, бу хезмәтләрне башкарган оешманың килешүне өзәргә һәм үзе күрсәткән хезмәтләр өчен фатир хуҗасыннан тулысынча түләттерергә яки шәхси казанны сүтеп алырга хокукы барлыгы хакында әйтелде. Киңәшмәдә катнашучылар бирәчәкне эзләп алу буенча комиссия төзергә дигән карарга килделәр.
Суд приставлары катнашындагы әлеге комиссия рейдлар үткәрәчәк һәм бирәчәкләрне эзләп алачак. Газ казаннарын куйган оешма үзенең хокукларын (югарыда әйтеп үтелде) тормышка ашырырга да бик мөмкин.
Румия САТТАРОВА