Арча ДОСААФы яңалыклары
2017 елның 17 гыйнварында машина йөртергә өйрәтү осталарының Россия Чемпионаты беренче этабы төбәк сайлап алу ярышлары булды. Ярышлар А.П.Обыденков исемендәге Казан автотранспорт техникумы базасында югары һөнәри дәрәҗәдә үтте. Катнашучылар машина йөртүдә практик күнекмәләрен генә түгел, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үзләштерү буенча белемнәрен дә күрсәттеләр.
Бәйге юлларда үз–үзләрен тоту культурасын тәрбияләү, транспорт белән идарә итү дәрәҗәсен камилләштерү, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендәге проблемаларга җәмәгатьчелекне тартуга юнәлдерелгән иде.
Ярышларда Татарстанның барлык районнарыннан килгән 30 команда җиңү өчен көрәште. Арчадан ДОСААФның машина йөртергә өйрәтү осталары Ринат Хәкимов, Илнар Гыйбадуллин, Илшат Гайнетдинов катнашты. Безнең тәҗрибәле егетләр үз осталыкларын күрсәтеп кенә калмадылар, призлы урыннарны да яуладылар. Илнар Гыйбадуллин “С” категориясе буенча йөртергә өйрәтүдә иң яхшы оста” номинациясендә – икенче, Ринат Хәкимов “В” категориясе буенча йөртергә өйрәтүдә иң яхшы оста” номинациясендә беренче урыннарны алдылар. Илшат Гайнетдинов “В” категориясе буенча йөртергә өйрәтүдә иң яхшы оста” номинациясендә алтынчы урынга чыкты.
Шундый югары күрсәткечләр нәтиҗәсендә безнең команда беренче урынга лаек булды. Җиңүчеләргә грамоталар, истәлек медальләре һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Осталарны җиңүләре белән котлау форсатыннан файдаланып, сезнең барыгызны да үзебезгә укырга чакырабыз. Биредә без сезне төрле транспорт чаралары белән идарә итәргә тулысынча өйрәтәчәкбез.
Татарстан Республикасы Арча ДОСААФының бай, заманча матди–техник базасы – уку корпусы, махсуслаштырылган автодромы (нәкъ менә шунда ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе хезмәткәрләре имтихан ала), уку транспортына хезмәт күрсәтү өчен гаражы, яңа автомашиналары һәм башкалар бар. 2016 елда “КамАЗ” машинасы һәм алты җиңел машина алынды. Курсантларга автодромда машина өйртергә үз чиратларын көтү өчен 5х10 зурлыгында җылы, пыялаланган бина төзелде.
Иркен, якты сыйныф бүлмәләрендә заманча, сыйфатлы дәресләр үткәрү өчен укыту җиһазы (мебель, укыту–күрсәтмә әсбаплар, телевизорлар, компьютерлар, тренажерлар) җитәрлек. Сыйныф бүлмәләренең ишекләре укучылары өчен һәрвакыт ачык.
Безнең эшчәнлек лицензияләнгән. Уку 4 ай дәвам итә. “В” категориясенә уку укучылар, студентлар, шулай ук аз керемле гаиләләрдә яшәүчеләр өчен 25000 сум. Без сезгә аның 13 процентын кире кайтарырга да булышабыз. Димәк, сезнең чыгым 21750 сум булачак. Бу төгәл сумма. Автодром, бензин, машина йөртү, ремонт өчен дип өстәмә акча алынмый.
Бонуслар:
1. “В” категориясенә укыганда башка категорияләрне үзләштерү өчен сезгә ташлама* ясала. Бер үк вакытта укыганда “А” категориясе (мотоцикл) бәясе 5000 һәм “С” категориясенеке (йөк машиналары) 10000 сум була.
2. Бик кирәк булган очракта уку вакыты эчендә бүлеп түләргә мөмкин*.
3. Параллель рәвештә ташламалы бәя* белән квадрацикл, кар чанасы, барлык категория тракторлар йөртергә дә өйрәтәбез.
Без сезне түбәндәге адрес буенча көтәбез: 422000, Арча шәһәре, Галактионов урамы, 40нчы йорт. Үзегезгә кайчан уңай, шул вакытта мөрәҗәгать итә аласыз. Телефон: 3–20–43.
Без сезне көтәбез. Алдагы дәресләр февральдә башлана.
ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Ринат Алеев
* Ташламалар һәм бүлеп түләү мөмкинлеге “Татарстан Республикасы армия, авиация һәм флотка ярдәм итү ирекле җәмгыяте (ДОСААФ) төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе”нең Арча җирле оешмасы тарафыннан бирелә. Акция 2017 елның 1 гыйнварыннан 2017 елның 31 декабренә кадәр дәвам итә.