Спортта бар да яхшымы?
Район Иҗтимагый советының утырышы булды. Утырышта сәламәт яшәү рәвеше өчен физкультура–спорт һәм җәмәгать оешмаларының бердәм эше турындагы мәсьәлә каралды. Аны Иҗтимагый совет җитәкчесе Ринат Һидиятов алып барды. Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.
Башта Арчадагы спорт объектларын карап чыктылар. Хәзер спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күп. Арчада бассейн- лы нинди зур “Арча” спорт комплексы, Боз сарае эшләнде! Зур спорт заллары белән яңа мәктәпләр төзелде, спорт залларын зурайтып, мәктәпләр ныклап төзекләндерелде, урамнарга, мәктәп яннарына, Арча стадионына спорт мәйданчыклары корылды.
Мөмкинлекләр һәм спортта ирешелгән уңышлар хакында район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов чыгыш ясады. Уңышлар һәм тынгысыз физкультура укытучылары, тренерлар турында сөйләрлек мисаллар байтак. Бүген сүзне Иҗтимагый советның эшче төркеме ачыклаган кимчелекләр һәм эшлекле тәкъдимнәр хакында алып барырбыз.
Педагог Фәрит Минхәеров Иҗтимагый советның эшче төркеме составында Боз сараенда эшнең ничек куелуын өйрәнде. Ул бары тик уңай фикерләр генә әйтте. Районда мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүче (бочче секциясе) Фәрит Минхәеров беруңайдан мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен төрле спорт секцияләре (шашка, шахмат, кул көрәше һ.б.) оештырырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты.
“Питомник” территориаль җәмәгатьчелек үзәге җитәкчесе Ибраһим Сабиров ишегалды мәдәни–спорт бәйрәмнәрен оештыру өчен күп фатирлы йортлар янында урын булмавыннан зарланды. Ветеран көрәшче:
– Һәр төбәкнең үзенең данлыклы көрәшчесе бар, – дип сөйләде. – Ә нишләп әле алар истәлегенә урыннарда ярышлар үткәрмәскә! Ярышларга ветеран көрәшчеләрне чакырсагыз күңелле булыр иде. Кайчакта белмичә дә калабыз...
Арча педагогика көллияте физик тәрбия укытучысы Бари Бакиров “Арча” спорт комплексы эшен өйрәнде. Ул комплекска кимендә тагын бер автобус кирәклеген, Арча стадионын тәртиптә тоту өчен кечкенә трактор, эшчеләр җитмәвен әйтте. Бари Каюмович яшь буынның сәламәтлеге начарлана баруына да борчылуын белдерде. “Башлангычлар арасында спорт ярышлары оештыруны кертергә кирәк,” – диде.
Мөхтәрәм ветеран Илдус Сәгъдиев Арчаның 5нче гимназиясе һәм Арчаның 2нче мәктәбендә физкультура һәм спорт торышын өйрәнгән.
– 5нче гимназиядә спорт базасы яхшы, ә менә 2нче мәктәптә шактый җитешсезлекләр бар, – дип сөйләде Илдус Сәгъдиев. – Спортзал кечкенә. Чаңгылар, волейбол туплары җитми. Хоккей тартмачыгы куярга кирәк. Гомумән, районда һәр мәктәп укучысы кимендә бер спорт төре белән шөгыльләнсә, аның сәламәтлеге дә, тәртибе дә яхшы булачак.
Районда ярышларга килергә транспорт юклыгы хакында да әйтеп үттеләр. Бюджеттан акчаны мәктәпләргә спорт җиһазына күбрәк бүлергә кирәк, дигән фикер дә ишетелде. Соңыннан район башкарма комитеты житәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов:
– Эшлекле, кирәкле очрашу булды, – диде. – Проблемаларны бергә өйрәнеп хәл иткәндә генә тормышка ашырып була.
Өйрәнгән мәсьәләләр һәм тәкъдимнәр буенча Иҗтимагый совет карар кабул итте.
Румия Надршина