Әбиләргә бүләкләр

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Әбиләргә бүләкләр

Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 20 гыйнварда Арча шәһәрендә яшәүче Мәйсүфә Фәхретдинованы – 95, Тәскирә Яруллинаны 90 яшьлек юбилейлары белән котлады, аларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

Мәйсүфә әби Кукмара районында туган. Сугыш елларында урман кисә, ат белән агач ташый. 1946 елда кияүгә чыга, ире Бәдретдин белән 8 бала үстерәләр. 24 оныклары, 18 оныкчыклары, онык- чыкларының 2 балалары бар.

Тәскирә әби Колачы авылында туган. Ире Кәбир белән 5 бала үстерәләр. 11 оныклары, 21 оныкчык- лары, оныкчыкларының 1 баласы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International