Эш нәтиҗәләре күренә

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Эш нәтиҗәләре күренә

Соңгы елларда Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге һәм район хакимияте Арчада, авыл җирлекләрендә гражданнарны ирекле башлангычта җәмәгатьчелек тәртибен саклауда катнашуга тарту максатында актив төстә аңлату эшләре алып барган, хезмәт коллективлары белән очрашулар оештырган.

Нәтиҗәдә хәзерге вакытта районда 202 кешене берләштергән 20 ирекле халык дружиналары төзелгән. Шуларның 16сы авыл җирлекләрендә. 2016 елның дүртенче кварталында Урта Курса авыл җирлегендә 10 кешене берләштергән халык дружинасы отряды барлыкка килгән. Бу хакта безгә Арча эчке эшләр бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча өлкән инспекторы Рәмзия Тимергалиева җиткерде.

– Барлык отрядларга да халык дружиналарының төбәк реестрына керүләре турында таныклык (аны тантаналы төстә Арчада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, авылларда авыл җирлекләре башлыклары тапшыра) бирелде, барысы да бәхетсезлек очракларыннан иминиятләнде, – диде ул. – Идарә итү, килешеп эшләү һәм документларны бергәләп әзерләүдә уңайлык тудыру өчен Арчада 31 әгъзаны берләштергән 4 отряд (“Көнчыгыш” микрорайонында “АСПК” җәмгыяте, станциядә Арча сөт комбинаты, тимер юлның икенче ягында “Арча элеваторы”, “Көнбатыш” микрорайонында Арча педагогика көллияте ирекле халык дружиначылары отрядлары) төзелде.

Ирекле халык дружиначылары җәмәгатьчелек тәртибе сагына алдан төзелеп куелган, Арча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев белән килешенгән, район башлыгы Илшат Нуриев тарафыннан расланган график нигезендә чыга. Алдан алар белән инструктаж үткәрелә, бу өлкәдә белемнәре тикшерелә, киңәшләр бирелә. Дружиначыларның тышкы кыяфәтләре дә роль уйный, кулларында таныклыклары да булырга тиеш. Юк икән, ул кизү торудан алына. Кизүгә чыккан дружиначылар исемнәре махсус журналда билгеләнеп барыла.

– Алай гына да түгел, халык дружиначылары график нигезендә кизү торырга килми калган очракта яки таныклыклары булмаса, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов исеменә хат юллана һәм бу мәсьәлә киңәшмәдә карала, – ди Рәмзия Тимергалиева. – Халык дружиначылары, гадәттә, һәр атна җомга, шимбә көннәрендә кичке 6дан 11 сәгатькә кадәр, кирәк булганда мәдәни, спорт чаралары вакытында кизү тора.

Арчада дружиначылар полиция хезмәткәрләре белән урамнарда, участок инспекторлары белән административ участокларда тәртип саклыйлар, оператив–профилактик рейдларда, ә авыл җирлекләрендә клуб, мәдәният йортларында үткән төрле чаралар вакытында катнашалар.

Эш нәтиҗәләре күренә. 2016 елда ирекле халык дружиначылары тарафыннан 98 административ хокук бозу очрагы ачыкланган, 512 дружиначы полиция хезмәткәрләре белән берлектә массакүләм чаралар вакытында җәмәгатьчелек сагында булган.

– Үзләрен уңай яктан күрсәткән халык дружиначыларын бүләкләү дә каралган, – ди Рәмзия Тимергалиева. – Районнан өч дружиначы республика бюджетыннан 5000әр мең сум премия алды. 2016 ел нәтиҗәләре буенча массакүләм чаралар вакытында активлык күрсәткән 30 дружиначы район тарафыннан бүләкләнәчәк.

 Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International