Максатлары — лаеклы шәхес тәрбияләү
Соңгы вакытта районда яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә һәм сәламәт яшәү рәвешенә тартуга игътибар нык артты. Шушы ике юнәлешне бергә алып барган очракта гына үрнәк тәрбиягә өмет итеп булачак дигән максатны алга куя балалар белән эшләүчеләр.
Соңгы елларда барлыкка килгән “Форпост” оешмалары бүген һәр мәктәптә бар (башлангычлардан кала). Бу оешмаларда югары сыйныф укучылары өлкәннәр күзәтүе астында тәртип саклаучыга әйләнә. Мәктәп тормышында гына түгел, шәһәребездә, авылларда узган зур чараларда да алар махсус киемнәрен киеп тәртип саклаучылар сафында. Арча мәктәпләре укучыларына бу яктан эш күбрәк — шәһәрдә чаралар да күп уза, кичләрен форпостлылар 18 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр урамнарда да күзәтеп йөри. Яңа ел каникуллары вакытында алар Үзәк стадиондагы чыршы тирәсен, сыннарны саклап йөрде. “Соңгы вакытта “Форпост”ка керергә теләүчеләр артты. Башта оешманың эшчәнлеген аңлап бетермәделәр ахры. Үзәккә теләгән һәр укучы, студент керә ала. Бүгенге көндә 36 отрядта 408 укучы исәпләнә. Ләкин һәммәсенә киемнәр генә җитешми. Авыл мәктәпләрендә андый махсус формалар бөтенләй юк”, — ди районның “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) үзәге җитәкчесе Динар Фәйзиев. Үзәктәге актив яшьләрне дә әйтеп үтте Динар.Иң активлары дип Арча педагогика көллияте каршындагы гимназия сыйныфларыннан Инсаф Гаптелбәровны һәм Арчаның 2нче мәктәбеннән Левон Алврцянны атады ул. Алар тәртип саклап, төрле ярышларда гына катнашып калмыйча, үзләренең тәкъдимнәрен дә кертә икән. “Әлбәттә, тәкъдимнәренә колак салабыз, чөнки алар бүгенге яшьләрнең сулышы белән яши”, — ди Динар. Үзләренең инициативасы белән егетләр язын кул сугышы буенча студентлар каршында күргәзмә чыгыш ясаячак, анда катнашырга теләүчеләрдән исемлек җыялар. Теләүчеләр “Форпост” җитәкчесе Динар Рамил улына мөрәҗәгать итә ала.
Безнең “Форпост” республика күләмендә дә билгеле: ел саен иң активлар республика дәрәҗәсендә бүләкләнә, гомуми эшчәнлек нәтиҗәләре буенча үзәк узган ел республика буенча 3 урынга лаек булган.
“Форпост”ка йөрүчеләр арасында полиция хезмәткәре булырга теләүчеләр дә шактый икән. “Киләчәктә полициядә эшләргә теләүчеләр өчен дә файдалы, — ди озак еллар учас-ток инспекторы булып эшләгән, хәзер район башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Нил Нигъмәтуллин. — Чөнки тәртип саклау буенча рейдларда полиция хезмәткәрләре белән бергә йөргән вакытта алар укучының өметлеме, юкмы икәнлеген күреп, теләге булганнарга ярдәм итәләр”.
Үзәккә укучыларны 14 яшьтән алсалар, киләчәктә тагын бер махсус төркем булдырып, 18 яшьтән олыраклар белән дә эшләү ниятләре бар. “Полициядә исәптә торган балалар белән күп эшләргә туры килә, — ди Нил Камбил улы, — биредә тәртип саклау чараларында катнашкач алар тормышны аңлый башлый, гыйбрәт алалар, күбесенең тәртибе уңай якка үзгәрә”.
“Форпост”ның максаты — илгә лаеклы, булдыклы, тәртипле, тырыш, сәламәт балалар тәрбияләү. Яшьләр белән эшләүче райондашларыбызның үзләре тәрбияләгән балаларны да әнә шундый илгә лаеклы шәхесләр итеп күрәсе килә. Тырышлык- лары бушка китмәс әле.
Розалия Зиннәтова