“Кар чанасы” операциясе бара

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

 

“Кар чанасы” операциясе бара

Ел саен кышкы чорда 16 гыйнвардан 28 февральгә кадәр Дәүләт техник күзәтчелеге органнары тарафыннан “Кар чанасы” дигән комплекслы профилактик операция үткәрелә. Аның төп максаты – кар чаналары һәм башка юлсыз урыннардан бара торган мототранспорт чаралары белән идарә иткәндә һәлак булу, тән җәрәхәтләре алу белән тәмамланган һәлакәтләрне профилактикалау, кешеләр сәламәтлеге, тормышы куркынычсызлыгын тәэмин итү, милекне, тирә–як табигатьне саклау.

Операция барышында беренче булып игътибар әлеге транспорт чараларын массакүләм кулланган урыннарга биреләчәк. Инспекторлар дәүләт теркәвен, “А1” категорияле тракторчы–машинист таныклыгын, техник күзәтү үткәнлеген раслаучы документны тикшерәчәк.

– Кар чанасы белән идарә итү өчен тракторчы–машинист таныклыгында “А1” категориясе булырга тиеш. Аны Арча ДОСААФында яки Казандагы уку үзәкләрендә укып алырга мөмкин. Машина, мотоцикл йөртү хокукы биргән таныклык булу монда роль уйнамый, – дип аңлата Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Арча районы буенча бүлек җитәкчесе, баш дәүләт инженер–инспекторы Габделхак Касыймов. – Кулларында танык- лык булмаган очракта 5–15 мең сумга кадәр штраф салына һәм техника автостоянкага куела. Шуңа һәр транспорт чарасы кебек кар чанасы да сатып алганнан соң 10 көн эчендә исәпкә алынырга тиеш. Вакытында алынмаса, физик шәхесләргә 1500 сумнан 2000 сумга, вазыйфаи затларга 2000 сумнан 3000 сумга, юридик затларга 5000 сумнан 10000 сумга кадәр штраф салына.

Тиешле тәртиптә теркәлмәгән, дәүләт техник күзәтүе үтмәгән, төзек булмаган тракторлардан һәм башка үзйөрешле техникадан файдаланган өчен 5000 сумга кадәр штраф яки 3 айдан 6 айга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукы биргән таныклыктан мәхрүм итү каралган. Шуны онытмаска кирәк, тракторчы–машинист таныклыгы белән беррәттән аның автомашина йөртү хокукы биргән таныклыгы да алына.

– Таныклыкны бирмичә калып кына җәзадан котылмакчы булалар. Вакытны сузып алар үзләренә генә начарлык эшлиләр. Чөнки таныклыктан мәхрүм итү вакыты тотылган көннән түгел, ә алынган көннән башлана, – ди Габделхак Касыймов.

Безнең районда 29 исәпкә алынган кар чанасы булса, техник теркәлү үтмәгәне дә шул кадәр булырга мөмкин. Таныклыклары булмаганнары да бардыр. “Кар чанасы” операциясе барышында дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе хезмәткәрләре ЮХИДИ һәм участок инспекторлары белән берлектә рейдлар оештырып, шуларны барлаячак.

Ә исәпкә куярга теләүчеләргә Галактионов урамы, 40нчы йортта (ДОСААФ оешмасы бинасы) урнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Арча районы буенча бүлегенә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кабул итү сишәмбе һәм җомга көннәрендә кичке сәгать 5кә кадәр. Телефоннары: 3–22–66.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International