Ирегеннән мәхрүм ителде
Арча районында яшәүче 32 яшьлек Владимир Лысов 2015 елда суд карары белән 1 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Әмма җәза, 2 елга өстәмә йөкләмәләр биреп, сынау срогы белән шартлы рәвештә билгеләнде.
Хөкем карары законлы көченә керүгә Лысов җинаять–башкару инспекциясенә исәпкә куелды, анда аңа закон бозуның нәрсәгә китерәчәген аңлаттылар. Җәза үтәү шартларын бозган очракта закон хөкем карарын иректән мәхрүм итү белән үзәртүне күздә тота.
Лысов җәзаны үтәү вакытында исерек хәлдә җәмәгать тәртибен бозгалап тора, өч тапкыр вак хулиганлык өчен административ җаваплылыкка тартыла. Күршеләре аның тәртипсезлегеннән зарланып шикаятьләр яза, моның өчен дә административ җәзага тартыла.
Хөкем ителүчегә тәрбия чаралары тәэсир итми, тиешле нәтиҗә ясамый. Суд Лысовка карата элек чыгарылган хөкем карарын юкка чыгарды һәм аны 1 ел 6 айга колониягә җәза үтәргә җибәрде.
Радик Хәбибуллин,
Арча районы прокуроры өлкән ярдәмчесе, юстиция киңәшчесе