"Студентлар җыены" булып узды

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

28 нче гыйнвар көнне "Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә" "Студентлар җыены" булып узды. Бу җыенда Казанның югары белем бирү йортларында укучы студентлар Арча муниципаль районы башлыгы, район җитәкчеләр һәм яшь эшмәкәрләр  белән  очраштылар. Ильшат Габделфартович уз чыгышында яшьләргә укып бетереп Арчага кайтып эшләргә һәм моның өчен куп уңай шартлар тудырылганын әйтте. Җыенда концерт номерлары күрсәтелде. Студентларга бу җыен бик ошады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International