30 нчы гыйнвар көнне Арча шәһәре 1 нче номерлы урта мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләренең ведомствоара киңәшмәсе булды

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

30 нчы гыйнвар көнне Арча шәһәре 1 нче номерлы урта мәктәбендә  мәгариф хезмәткәрләренең ведомствоара  киңәшмәсе булды

30 нчы гыйнвар көнне Арча шәһәре 1 нче номерлы урта мәктәбендә  мәгариф хезмәткәрләренең ведомствоара  киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәдә Роспотребнадзорның Арча һәм Биектау районнары буенча территориаль бүлеге вәкиле Ситдикова Ч.Р.,  районның янгын күзәтчелеге бүлеге вәкиле Содов А.Ю. балигъ булмаган балалар белән эш комиссиясе белгече Завялова Л.Н.,  мәктәпләр һәм балалар бакчалары җитәкчеләре,  мәгариф идарәсе җитәкчесе Дәүләтбаев З.М. һәм хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмәнең максаты: районыбыз мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында туклануны оештыру, пожар куркынычсызлыгын тәэмин итү, балигъ булмаган балалар һәм аларның гаиләләре белән эшләү мәсьәләләре турында сөйләшү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International