Волейбол буенча ярышлар үткәрелде

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

28 нче гыйнвар көнне Яңа Кенәр урта мәктәбе спортзалында волейбол буенча 2001-2002 елгы  егетләр һәм кызлар җыелма командалары арасында ярышлар үткәрелде. Бу ярыш Яңа Кенәр урта мәктәбен  тәмамлаган  Шакирҗанова Венерага багышланган. В. Шакирҗанова истәлегенә багышланган турнир традиция буенча олылар өчен сигезенче тапкыр, ә балалар арасында икенче ел оештырыла. Ярышта Арча районының иң көчле 8 командасы (Яңа Кенәр урта мәктәбе, Арчаның 2нче урта мәктәбе, Ташкичү, Иске Ашыт, Шурабаш мәктәпләре укучылары) һәм ике җыелма  балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командалары: Әтнә районы һәм Кунгерь катнашты. Очрашу нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар:

Кызлар:

1 место – Н.Кинерская СОШ,

2 место – Атнинская ДЮСШ,

3 место – АСОШ №2.

Егетләр:

1 место – Н.Кинерская СОШ,

2 место – АСОШ №2,

3 место – Атнинская ДЮСШ.

Барлык катнашучылар да грамота һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Катнашучыларны тәмле ризык белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International