27-29 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәренең “Яшьлек” мәдәният йортында “Твоё время” Бөтенрәсәй күләм балалар, яшьүсмерләр һәм өлкәннәр иҗат конкурс-фестивале үткәрелде. Арча укучылар Сараеннан Фаттиева Карина әлеге конкурста катнашып, 2 нче дәрәҗәле дипломга лаек булды.