Пенсия фондын ни борчый?
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсенең хисап җыелышы булды. Анда 2016 елдагы хезмәт нәтиҗәләре һәм 2017 елда башкарылачак эшнең төп юнәлешләре турында сөйләшенде.
Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Казаннан Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды идарәсе бүлекчәсенең бюджет бүлеге җитәкчесе урынбасары Светлана Зарипова кайтты. Хисап җыелышында шулай ук Пенсия фонды идарәсе белән тыгыз элемтәдә эшләгән оешма вәкилләре катнашты.
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова йомгак-лау доклады белән чыгыш ясады. Рузия Нурмөхәммәтова: “Халыкны пенсия белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү һәм социаль ярдәм күрсәтү чаралары тулысынча тормышка ашырылды”, – дип сөйләде. Районда барысы 16560 пенсионер бар. Шуның 12263е – яше җитеп, лаеклы ялга чыгучылар.
Республикада уртача хезмәт хакы 29665 сум. Бу күрсәткеч буенча Россиядә иң беренче урында барсак, узган ел Пермь краеннан калышканбыз һәм икенче баскычка төшкәнбез. Ә пенсия күләме буенча республика Россиядә алтынчы урында тора. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фондының ел йомгаклары коллегиясендә Премьер–министр Илдар Халиков бу мәсьәлә безне берничек тә канәгатьләндерә алмый, дип белдерде. Республикада уртача пенсия күләме 11963 сум тәшкил итә. Ә безнең районда уртача пенсия – 10576 сум. Пенсиясе яшәү минимумына җитмәгән пенсионерлар саны – 1297.
Пенсиягә чыгучыларның пенсия күләме эш бирүченең взносларны пенсия фондына вакытында күчереп баруына турыдан–туры бәйле. Арча районында нигездә “Вамин” хуҗалык- лары взносларны пенсия фондына вакытында күчереп бармады. Бирәчәк миллионнарча сумнарга җыелды.
Хезмәт хакын “конвертта” алу шулай ук кешене киләчәктә аз күләмле пенсиягә китерә. Узган ел тикшерү органнары республикада рәсми рәвештә теркәлмичә, салымнар түләмичә, хезмәт хакын “конвертта” алучы 87 меңгә якын кешене ачыклаган. Арча районында теркәлмичә эшләгән, хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан кимрәк алган 1328 хезмәткәр билгеле булган. “Соры базар” буенча районда махсус комиссия эшли. Бу эш Пенсия фонды, хокук саклау һәм салым хезмәткәрләре белән бергә алып барыла. Комиссия эш бирүче белән хезмәткәр арасында төзелгән хезмәт килешүе буенча андагы эшчәнлекне күзәтә, эш бирүченең салымны ничек түләве, пенсия фондына күпме кертем күчерүе белән кызыксына. Бүген электрон элемтә аша эш иткәнлектән, хезмәт белән тәэмин итүченең барлык исәпләүләре күз уңында булырга тиеш кебек. Әмма барыбер дә яшерен юлларын табучылар бар.
– 2016 елда килешү төземичә эшкә алу буенча 5 очрак ачыкланды, – дип сөйләде район прокуроры ярдәмчесе Рамил Йосыпов. – Эш бирүчеләр административ җаваплылыкка тартылды һәм аларга штрафлар салынды.
Бүген Пенсия фондында электрон хезмәтләрне үстерү төп урынны алып тора. Эш бирүчеләр хезмәткәр пенсиягә чыгар алдыннан 6 ай алдан Пенсия фондына мәгълүматларны тапшырырга тиеш. Бу хезмәтнең үтәлеше (50,4 процент) Пенсия фондын канәгатьләндерми. Шәхси кабинет ачуны шулай ук тизләтәсе бар. Электрон хезмәтләр – бу замана таләбе.
Румия Надршина