“Пошалым чаналары” Арчаны шаулатты
Узган атнада районны “Пошалым чаналары” конкурс-фестивале шаулатты.
Сайлап алуның 1нче туры узган көнне Урта Пошалым мәдәният йорты каршында машина куярлык урын юк иде. 41 катнашучыдан гариза кергән. 10да башланган сайлап алу көндезге өч тулып киткәч кенә тәмамланды. Кичен сәләтле башкаручылар Урта Пошалым мәдәният йортында профессиональ җырчылар белән бергә чыгыш ясады. “Катнашучыларның һәрберсе әзерләнгән, 33е аеруча яхшы әзерлек белән килгән, төшеп калучыларга үкенеч булды инде. Ләкин борчылмасыннар, быел булмаса, киләсе конкурсларда катнашу мөмкинлеге бар. Конкурс бер мизгел ул, яхшы гына җырлап йөреп, конкурста каушап төшеп калуың да бар, тормышта төрле очраклар була. Димәк, бу көн аларның уңыш китерә торган көне булмаган. Гомумән, быелгы конкурс яңа исемнәргә, талантларга бай булды. Йөрәксенеп конкурска катнашырга дип килә алу да үзе җиңү ул”, — ди Рөстәм Закиров. “Талантлар күп булгач, сайлап алуы да авыр булды”, — дип әңгәмәгә кушыла жюри әгъзасы Люция Мусина. Жюри рәисе Газинур Фарукшин көчле тавышлы, сәләтле егетләрнең дә катнашуына канәгатьләнүен белдерә. “Әгәр, бүген яхшы дип табылганнар махсус белем алып тавышларын тагын да чарласа, яңа җиңүләргә өметләнә алалар. Мин яхшы җырчыларны Актанышта гына дип йөри идем, Арчада да күп икән алар. Арча Актанышны уздыра да әле”, — дип шаяртып та алды. “Конкурс-фестиваль миңа бик ошады, — ди Резидә Галимова. — Яшьләр белән өлкән буын кешеләренең дә катнашуы, киемнәренең күркәмлеге, милли кием киючеләр дә бар иде, аеруча ошады. Монда катнашу һәркемгә берникадәр тормыш тәҗрибәсе, акыл тупларга, яшьләргә киләчәген сайларга да мөмкинлек бирә. Катнашучыларның рухны күтәрә торган җырлар сайлавы да игътибарга лаек. Чөнки конкурсларда жюри составында еш булырга туры килә, кайберләрендә гел күңел төшенкелеген чагылдырган гына җырлар яңгырый. Ә Рөстәм безнең өчен дә үрнәк. Ул беркайчан кешегә ярдәм кулы сузмый калмый, үз җирендә дә яшьләргә шушылай ярдәм итүе, дөньяга чыгаруы белән башка җыр- чылардан югарырак тора”. Хөкемдар булып Башкортстаннан ук килгән популяр җырчы Марат Шәйбәков: “Мондый һәвәскәрләр ярышын беренче күрүем. Катнашучыларга килгәндә, кешенең җырлавы беренче ноталарда ук күренә. 2-3 көчле тавышлы җырчы миңа аеруча ошады. Мондый конкурс оештырып Рөстәм үз өстенә шундый зур бурыч, йөкләмә алган, җитмәсә, иганәчесе дә үзе икән! Үз җирендәге талантларны халык- ка танытуда нинди зур хезмәт башкара ул! Мин бу турыда үрнәк итеп Башкортстанга кайткач та сөйләячәкмен”, — дип гаҗәпләнүен дә, ихлас шатлануын да белдерде.
Жюриның тагын бер мәртәбәлесе — Зөһрә Сәхабиева башкаруындагы “Әллүки” җырын ничә буын тыңлап үсте икән?! Җырчының биредә булуы да юкка түгел, чөнки конкурсның шарты буенча конкурсант әлеге җырны а,капелла башкарырга тиеш иде. Зөһрә апа турында өстәп тагын шуны әйтәсе килә: ул — Урта Пошалымнан Сарман якларына китеп урнашкан Миңлегөл кызы. “Әби белән бабай колхозлашу чорында Кама аръягында җир бирәләр икән, дигән хәбәр буенча шул якларга китеп урнашкан һәм мин туып–үскән Салих-Тукай авылына нигез салганнар. Пошалымнан киткәндә әниемә 18 яшьләр чамасы булган. Гомере буе “Пошалымым” дип сагынып яшәгән әнием бик моңлы итеп җырлый иде”, — дип хатирәләре белән уртаклаша Зөһрә апа. Нәселләренең морзаларга барып тоташуы, нәсел агачының бер ботагы Рөстәм Закиров нәселе белән кисешүе турында сәгатьләр буе сөйли ала җырчы.
Бәйгенең йомгаклау өлеше 28 гыйнварда Арча Мәдәният йорты сәхнәсендә дәвам итте. 15 конкурсант күз явын алырлык бизәкле чана ияләре булды. Жюриның сайлап алуы авыр булды диюе гаҗәп түгел икән, чыннан да, шәп җырлый конкурсантлар!
1 дәрәҗә лауреат булып икәү танылды — Зәлия Гайфуллина һәм Илһам Яруллин. Конкурста “Әллүки” җырын иң оста башкаручы буларак та танылган Зәлияне күпләр Шәйхетдинова фамилия- се аша да белә. “Минем бу конкурска күптән, педагогика көллиятендә укыганда ук катнашасым килә иде, ләкин Балтач районы кызы булгач, катнаша алмадым, ә кияүгә чыгып Арча килене булгач бәхетемне сынап карарга булдым”, — дип көтелмәгән шатлыктан елмая Зәлия. Урта Аты егете Илһам педагогика көллиятенең 3нче курсында укый. Укытучысы Илгиз Закиров белән ике ай алдан әзерләнә башлаган алар. Һәм әзерлек бушка вакыт уздыру булмаган, нәтиҗәсе куанычлы. 2 дәрәҗә лауреат Айрат Кәримуллин Арча егете, үзвакытында Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап, Зәйнәп-Зөфәр төркемендә эстрада өлкәсендә берникадәр тәҗрибә дә туплаган. Тик хәзер сәхнә белән бәйле хезмәттә түгел икән. “Конкурста катнашып карыйсы килү теләге бар иде. Хатыным радиодан белдерүне ишетеп, “Барып кара”, — дигән киңәшен биргәч, килергә булдым. Лауреат дәрәҗәсенә үк өметләнмәгән идем. “Әллүки”не дә 3-4 көн эчендә генә ныклап өйрәндем”, — ди ул. 3 дәрәҗә лауреат Гүзәл Закированың уңыш- лары турында элекке елларда ишетергә туры килә иде. Арча педагогика көллиятендә укучы Гүзәл быел конкурста өченче тапкыр катнаша. “Әле тагын да катнашыр- га теләк бар иде. Башка елларда дипломант булсам, быел лауреат булгач башка елларда катнашу мөмкинлеге булмаячак инде”, — ди ул. Үзен кечкенәдән җырлау серенә төшендергән укытучы әнисе Лилия Закировага һәм көллияттәге укытучысы Альбина Латыйповага рәхмәтле Гүзәл. Конкурс тәмам. Инде 2019 елгысын көтәсе калды. Һәм киләчәктә кемгә бәхет елмаер дип өмет итәсе.
Розалия Зиннәтова