Җырланмаган әле сезнең җыр

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Җырланмаган әле сезнең җыр

Узган шимбәдә Арча педагогика көллиятендә уку йортларында белем алучы студентлар, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу булды.

Яшьлек – үзе үк матурлык, гүзәллек, ә яшьлек белән очрашу – үзе бер бәйрәм. Ул көнне көллият фойесында ук төркем–төркем булып торган яшьләрне, кызлар һәм егетләр йөзендә балкыган шатлыклы елмаюны күреп яшьлек белән очрашкандай булдым. Кадерен белә торган нинди рәхәт вакыт! Иң мөһиме, бөтен тормыш әле алда, киләчәк турында уйларга вакыт җитәрлек.

Шунда ук оештырылган кул эшләре осталары күргәзмәләре уйланырга этәргеч тә булып тора кебек. Осталар Әлфия Ильясова, Таңсылу Сафина, Минсадыйк Әсхәдуллинның кул эшләре яшьләрдә соклану катыш кызыксыну уятты.

– Мин озак еллар Яңа Чүриле психоневрология интернатында электрик булып эшләдем. Хәзер лаеклы ялда. Әмма тик тормыйм, кул эшләре белән шөгыльләнәм. Агачтан, шулай ук тимердән әйберләр ясыйм, – диде Минсадыйк Әсхәдуллин.

Очрашу, студентлар белән аралашу үзе дә бик җылы, шул ук вакытта эшлекле үтте. Беренче булып сүз район башлыгы Илшат Нуриевка бирелде. Ул яшьләр белән эшләүгә, нинди генә өлкәне алма –мәдәниятме, мәгарифме, спортмы – бик зур игътибар бирә, киләчәккә планнары, проблемалары белән кызыксына. Бу юлы да сүз шул хакта барды.

– Авылда кеше саны кими. Мине менә шушы мәсьәлә бик борчый. Шәһәргә китәсез дә кайт- мыйсыз. Нигә? Нинди проблемалар бар? Сезне кайтарту, яхшы яшәү өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Мәктәп- ләр, балалар бакчалары төзелә, төзекләндерелә, юллар карала һәм башкалар. Диңгез янында һава торышы яхшырганны көтеп утыручыга шәһәрдә яшәве дә рәхәт түгел, – диде Илшат Нуриев. – Бу урында минем бер гыйбрәтле хәлне искә төшерәсе килә. Бер укучы укытучысын кызык итәргә теләгән. Кулын йодрыклап янына килгән дә: “Минем кулдагы күбәләк исәнме, үлгәнме”, – дип сораган. Үзе: “Исән дисә, кысып үтерермен, үлгән дисә, очырып җибәрермен”, – дип уйлаган. Ә укытучы ул көтмәгәнчә җавап биргән. Ул: “Барысы да синең кулда”, – дигән. Барысы да сезнең үзегездән генә тора. Кайтыгыз, хәзер бөтен мөмкинлекләр дә бар, үз эшен башлап җибәрергә теләүчеләр өчен лизинг–грантлар, хәтта каз асраган өчен дә субсидияләр бирелә. Интернетта махсус төркем төзегез, аралашыгыз. Мин дә сезне ишетим, сезнең турыда белим, нәрсәне эшләп бетерә алмаганыбызны аңлыйм.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин хөкүмәтнең кече бизнесны үстерүгә ярдәме, безнең районда тормышка ашырылачак зур инвестиция проектлары, яңа төзеләчәк мәдәни–күңел ачу үзәге турында сөйләде, Арчадагы сәнәгать мәйданчыклары хакында фильм тәкъдим итте.

– Институт, техникум тәмамлап безгә эшкә кайтучыларга кайтуга бер тапкыр 200–100 мең сум акча бирелә, ай саен хезмәт хакына 6 мең сумнан артык акча өстәлеп барыла, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов. – Эшләп торган, яхшы хезмәт үрнәкләре күрсәткән һәр белгечкә 100 мең сум грант каралган. Йорт төзү өчен ярдәм бирелә. Районга эшкә кайтабыз дигән кешене түләп укыта алабыз. 13 белгеч кайтты, 13е дә уңышлы гына эшләп йөри. Авыл җирен сайларга уйлыйсыз икән, сез ялгыш фикердә түгел.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов яшьләр белән оештырылган проектлар, интеллектуаль уеннар, туризм үзәге җитәкчесе Лиана Калинина районда туризмны үстерүдә башкарылган эшләр турында сөйләде, яшь эшмәкәр Фәнис Гарәфиев, крестьян–фермер хуҗалыгы җитәкчесе Нафил Гатауллин үз хезмәтләре белән таныштырды.

– Бер эштән дә куркып калмагыз. Мөмкинчелекләр җитәрлек. Хөкүмәт булыша, – диде Нафил Гатауллин яшьләргә мөрәҗәгать итеп.

Очрашу җырлар белән тулыландырылды. Сәхнәдә чыгыш ясаучылар да егетләр һәм кызлар иде.

“Әйтер сүзләр

 әле әйтелмәгән,

Җырланмаган әле безнең җыр”, – дип җырлады Дамир Гасыймов.

Әйе, яшьләрнең әле бар да алда һәм тормышларының нинди юнәлештән китүе үзләреннән генә тора. Әйтер сүзләрегез төпле, җырларыгыз матур булсын.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International