Игътибар үзәгендә

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Игътибар үзәгендә

26 гыйнварда Арча шәһәренең көньяк өлешендә яшәүче гражданнарның җыены булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Җыенда Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов 2016 елда башкарылган эшләр, 2017 елга бурычлар турында чыгыш ясады.

Соңгы елларда шәһәрнең көньяк өлешенә дә игътибар артты. Узган ел гражданнарны тузган торактан күчерү программасы буенча 4 күп фатирлы йорт төзелеп файдалануга тапшырылды. Күпер урамы 1нче тыкрыктагы 10нчы йорт ныклап төзекләндерелде.

 Җыеннарда әйтелгән халык теләген исәпкә алып узган ел җирле бюджет исәбенә Фабрика, М.Галәү урамнары, Вокзал урамының бер өлеше, М.Гафури һәм Сафиуллин урамнары арасындагы юл,Төбәк–Чокырча авылында дүрт урам төзекләндерелде.

Питомник микрорайонына яңа җәяүлеләр күпере урнаштырылды.

Узган ел, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, муниципаль юл фонды исәбенә шәһәрдә 5 яңа автобус павильоны куелды, 272 юл билгесе алыштырылды һ.б.

2016 елда “Чиста су” республика программасы буенча шәһәрнең көньяк өлешендә су белән тәэмин итүне яхшырту эшләре дәвам итте. 3 артезиан скважинасы һәм 6,5 километр суүткәргеч челтәре файдалануга тапшырылды.

Хәзерге вакытта Арча шәһәренә су 3 чишмәдән һәм 2 скважинадан килә. Җәй айларында тагын 8 скважина һәм бер чишмә суы тоташтырыла. Быел өстәмә сыешлыклар куеп су проблемасын тулысынча хәл итү планлаштырыла.

Узган елгы җыеннарда әйтелгән фикерләрне исәпкә алып, Төбәк– Чокырча авылында, шәһәрнең көньяк өлешендәге Тирәкле, Вокзал, Күпер һәм Чулпан урамнарында балалар мәйданчыклары төзелде.

“Татарстан Республикасының иң яхшы территория җәмәгать үзидарәсе” конкурсында “Питомник”, “Шәрык”, “Көньяк” территория җәмәгать үзидарәләре призлы урыннар алдылар, акчалата грантларга ия булдылар. “Питомник” һәм “Көньяк” үзидарәләре алган акчага тимер юл вокзалы каршында һәм күп функцияле үзәк янында балалар мәйданчыклары төзелде, Күпер, Ватан урамнарындагылары тулыландырылды.

2016 елда Арча шәһәре муниципаль берәмлегендә дә үзара салым акчалары җыю кертелде. Язгы–көзге чорда урамнарны яктырту буенча мөрәҗәгатьләр күп булуын исәпкә алып, акчаның шактый өлеше шуңа тотылды. “Питомник” микрорайонының Өрәңгеле урамына һәм Күпер урамыннан Күлле урамы буйлап яңа яктырткычлар куелды, тимербетон баганалар утыртылды, 5 километр үткәргеч (4 километры Айван һәм Төбәк–Чокырча авылларында) сузылды. Төбәк–Чокырча авылында өч урамда яктырткычлар алышынды.

2017 елда шәһәрдә җиде күп фатирлы йорт ныклап төзекләндереләчәк. Шуларның өчесе – көньяк өлешендәге йортлар.

Быел республика программасы буенча шәһәрнең көньяк өлешендә ике урамга асфальт, унлап урамга вак таш җәю планлаштырыла. Үзара салым акчалары уңышлы җыелганда мондый урамнар тагын да артачак. Шулай ук урам утларын алыштыру дәвам итәчәк.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе үзара салым акчаларын 2017 елның 31 мартына кадәр түләргә кирәклеген дә искә төшерде. Чөнки дүрт тапкыр арта торган республика акчалары беренче кварталда җыйналган акчага карап биреләчәк.

Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев үзенең чыгышында 2016 елда районда башкарылган эшләргә тукталды. 7 авылга асфальт юл килде. Быел Байкал, Кызыл Яр, Яңа Ашыт авылларына юллар салыначак. Пөшәңгәр, Өчиле юллары яңартылачак. Башка өлкәләрдә дә уңышлар бар.

Быел төп игътибар шәһәрнең көньяк өлешендәге урамнарны төзекләндерүгә биреләчәк.

Район җитәкчесе сорауларга да җавап бирде.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International