31 гыйнвар көнне Казан шәһәренең Мәскәү райнында урнашкан Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Өстәмә белем бирү хезмәткәрләренең Республика куләм фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференция кысаларында, өстәмә белем бирү белгечләре арасында уткәрелгән фәнни-тикшерү эшләре Республика конкурсы җиңүчеләре дә буләкләнде. Арча укучылар Сараеның өстәмә белем бирү педагогы Минхаеров Фәрит Фәтхи улы 3 дәрәҗәле дипломга лаек булды. Әхмәтҗанова Светлана Илгиз кызы өстәмә белем бирүгә иҗади якын килү һәм яңа формалар эзләү өстендәге хезмәтләре өчен грамота белән бүләкләнде.