Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып

2017 елның 3 феврале, җомга

Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып

2016 елда Арча районында 315 җинаять теркәлде, 2015 елда 311 иде. Җинаятьләрнең 81,8 проценты (2015 елда 75,3 процент) ачылды.

Ясалган җинаятьләрнең 61е авыр һәм аеруча авыр җинаятьләргә керә. Узган ел алар 37 иде. Әлеге җинаятьләр 64,9 процентка артты.

Җинаятьчелекнең үсүе сәбәпле, 2016 елның февралендә һәм июнендә координацион совет утырышлары үткәрелде. Аларда районда җинаятьчелекнең торышы анализланды, профилактика, кисәтү чараларын көчәйтү юллары билгеләнде.

Җинаятьләр структурасын анализлаудан күренгәнчә, алдан уйлап сәламәтлеккә авыр зыян китерү, үлем белән беткән алдан уйлап сәламәтлеккә авыр зыян китерү, көчләү, талаулар артты.

Җинаять эшләгән кешеләр саны артты (185тән 221гә кадәр). Балигъ булмаганнар – 11дән 23кә җитте, укучылар 8дән 15кә, даими керем чыганагы булмаганнар 104тән 128гә, төркем составында җинаять ясаучылар 20дән 34кә, исерек хәлдә җинаять ясаучылар 74тән 101гә, элек җинаять эшләүчеләр 99дан 104кә, элек хөкем ителгәннәр 37дән 39га җитте. Хатын–кызлар – 23 (2015 елда 25 иде), берничә тапкыр хөкем ителгәннәр 24 (25) җинаять эшләде. Чит ил гражданнары 2 җинаять ясады.

Җәмәгать урыннарында 64 җинаять ясалды (2015 елда – 86), урамнарда 53 җинаять теркәлде (2015 елдагыдан 46 процентка күбрәк).

2016 елда районда наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә кагылышлы 7 хәбәр (2015 елда 5 иде) алынды, алар буенча 6 җинаять эше кузгатылды.

Арча районында наркотик матдәләр куллануга бәйле 12 кеше профилактик, 4 кеше диспансер исәбендә тора. 2015 елда бу саннар 20 һәм 7 иде. Узган ел 13 кеше исәптән төшерелде.

Былтыр Арча районы территориясендә ба- лигъ булмаганнар тарафыннан 17 (2015 елда 8 иде) җинаять ясалды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегендә 9 балигъ булмаганнар һәм 29 имин булмаган гаилә исәптә тора.

2016 елда районда 12 предприятиедә хезмәт хакы вакытында түләнмәве ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, хезмәт законнарын бозуга юл куйган җитәкчеләргә карата тиешле чаралар күрелде. Прокурор карары нигезендә 12 җитәкче штрафка тартылды. Предприятие һәм оешмаларда эшләүчеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртып судка 583 мең сум хезмәт хакын эзләп алу турында 37 гариза җибәрелде. Барлык гаризалар каралды һәм канәгатьләндерелде. Шулай ук прокуратура гаризалары буенча предприятиеләр тарафыннан 34184 мең сум хезмәт хакы түләтелде.

Узган ел район дәүләт статистикасы бүлегенә түләнмәгән хезмәт хакы турында 2 дөрес булмаган мәгълүмат бирү факты ачыкланды. “Арча” агрофирмасы һәм “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләре җитәкчеләре шуның өчен административ җаваплылыкка тартылдылар һәм штраф түләделәр.

Район прокуратурасы хезмәт мәсьәләләре буенча гражданнарның 21 мөрәҗәгатен (2015 елда 25 иде) карады, шуларның 9ы (узган ел 18) нигезле дип табылды, алар буенча гражданнарның  бозылган хезмәт хокук- ларын торгызу буенча чаралар күрелде.

Халыкның мәшгульлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшергәндә 7 оешма (узган ел 5 иде) эшчәнлегендә тәртип бозулар ачык- ланды. Алар  “Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турында”гы РФ Законының 25нче маддәсенең 3нче пункты таләпләрен бозып, районның мәшгульлек үзәгенә вакантлы эш урыннары булу турында мәгълүмат бирмәгәннәр. Район прокуратурасы тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге предприятиеләр җитәкчеләреннән закон бозуларны бетерүне таләп итте, 6 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

2016 елда районда хезмәтне саклау өлкәсендә 22 тәртип бозу (2015 елда 33 иде) ачык- ланды. Алар буенча  прокурор карары белән 12 дәүләт хезмәтендәге кеше административ җаваплылыкка тартылды, судка хезмәт шартларын махсус бәяләүгә мәҗбүр итү турында 5 дәгъва җибәрелде, шулай ук 5 гариза кертелде һәм алар буенча 10 дәүләт хезмәтендәге кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Узган ел районда  авыр нәтиҗәгә китергән 1 бәхетсезлек очрагы булды. Әлеге факт буенча “Кырлай” ширкәте ферма мөдире И.Хәйдәровка  карата җинаять эше кузгатылды, суд карары белән ул штрафка тартылды.

2016 елда район прокуратурасына 236 мөрәҗәгать алынды. Бу узган елгыдан 2,1 процентка күбрәк. Гражданнар хезмәт (21), торак (9), җир (14) законнары бозылу, балигъ булмаганнарның хокук һәм мәнфәгатьләрен саклау өлкәсендәге тәртип бозулар (11), торак–коммуналь хуҗалыгы (12) һ.б. мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә закон билгеләгән срокларда каралды. 34 мөрәҗәгать канәгатьләндерелде. Хезмәт законнары бозылу турындагы мөрәҗәгатьләрнең 9ы уңай хәл ителде. Элекке еллардагы кебек үк хезмәт хакы, хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр килү дәвам итте.

Торак–коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча килгән мөрәҗәгатьләрнең 5се канәгатьләндерелде. Бу өлкәдәге мөрәҗәгатьләрнең артуы Арча шәһәрендә җәйге айларда су проблемасы килеп чыгуга бәйле.

2016 елда прокуратура хезмәткәрләре – 211, прокурор һәм аның урынбасарлары 131 кеше кабул итте.

Ринат Ситдыйков,

район прокуроры, юстиция өлкән

киңәшчесе

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International